Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда ату вакытында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар

Соңгы фаҗигалы вакыйгага бәйле республика террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Онлайн режимда аңа Аксубай районының террорчылыкка каршы комиссиясе дә кушылды. Атыш вакытында 9 кеше һәлак булды, шуларның җидесе – балалар. 20гә якын кеше зыян күрде.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп узганча, республиканың уку учреждениеләрендә иминлек чараларын яхшырту белән беррәттән, сыйныф җитәкчесенең җаваплылыгын һәм ролен арттыру мөһим, чөнки нәкъ менә алар үз укучыларын яхшы белә.

– Бу бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган зур фаҗига, чөнки балалар һәлак булды, – дип билгеләп үтте район Камил Гилманов.

Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәргән террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.

Террорчылыкка каршы комиссия эше нәтиҗәләре буенча, республиканың барлык уку учреждениеләре дә, Президент кушуы буенча, тикшереләчәк. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. 12 майда Казанда мәктәпләр эшләмәячәк, дигән карар кабул ителде. 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде. Татарстан территориясендә кораллары булган барлык затларга комплекслы тикшерү үткәреләчәк.

Республика Хөкүмәте Президент кушуы буенча түләүләрне оештыру буенча карар әзерли. Һәлак булучыларның гаиләләренә – 1 миллион сум күләмендә, авыр һәм уртача авырлыкта зыян күрүчеләргә – 400 мең сум, җиңелчә дәрәҗәдә яраланучыларга 200 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк.

Безнең вакытта аеруча уяу булырга кирәк. Торак пунктларда шикле гражданнарның пәйда булуы, кеше күп була торган урыннарда калдырылган сумка һәм пакетлар, экстремистик һәм террористик юнәлештәге ихтимал фактлар турында 2-79-74, 2-72-02, 02 (020 – кәрәзле телефоннан) телефоннары аша хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев