Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда арендага фатир бирүче хатын-кыз 150 мең сумнан артык акчасын югалткан

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Казанда Интернет аша фатирын арендага бирергә теләгән 53 яшьлек хатын 150 мең сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Гвардейский» полиция бүлегенә 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Хатын Интернет-сайтларның берсендә фатир тапшыру турында белдерү урнаштыруын хәбәр итте», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

17 июньдә арендага алырга теләүче элемтәгә кергән һәм фатир өчен акчаны картага күчерергә тәкъдим иткән. Клиентны ычкындырырга теләмәгән зыян күрүче аферистка банк картасы реквизитларын хәбәр иткән. Бераздан счеттан 167 мең сум акча алынган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар аферистның абонент номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев