Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда 50 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыкмакчы булган һәм машина астында калган

    Юл һәлакәте кичә Әмирхан урамындагы 40нчы йорт каршында булган.

    Казанда 50 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аша чыкмакчы булган һәм машина астында калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

    «Кичә 20.21 сәгатьтә «Опель Астра» автомобиле Әмирхан урамындагы 40нчы йорт каршында тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган 50 яшьлек ир-атны бәрдергән», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

    Нәтиҗәдә, җәяүле авыр тән җәрәхәтләре алган. Табиблар аның оча сөяге сынуын ачыклаган.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: