Казанда 175нче гимназиядәге фаҗигагә бәйле рәвештә мошенниклык очраклары ешайган
Шәһәр халкын игътибарлы булырга, телефон аша шәхси мәгълүматларын бирмәскә һәм акчаларын таныш булмаган счетларга күчермәскә чакыралар.
Мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казанда 175нче гимназиягә һөҗүм итүгә бәйле рәвештә мошенниклык очраклары ешайган.
Әйтик, мошенниклар үзләрен рәсми ведомство хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның шәхси мәгълүматларын алу өчен, шәһәрдә яшәүчеләргә, шул исәптән Казан гимназиясендәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм укытучыларга шалтырата. Интернетта шулай ук зыян күрүчеләр өчен акча җыю турында хәбәрләр урнаштыралар.
Шәһәр халкын игътибарлы булырга, телефон аша шәхси мәгълүматларын бирмәскә һәм акчаларын таныш булмаган счетларга күчермәскә чакыралар.
«Татар-информ» агентлыгы «Россиянең Кызыл Хач» җәмгыяте Саклык банкы белән берлектә рәсми рәвештә акча җыюы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев