Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган
Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән – ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике көн рәттән — 14 һәм 15 майда — Казанда һава температурасы максималь күрсәткечләрне узып киткән.
14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән.
Кичә башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев