Казанда 11 яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны ирегеннән мәхрүм иттеләр
35 яшьлек Илдар Низамиев бишенче сыйныфта укучы кызны мәктәптән тукталышка кадәр эзәрлекли, соңыннан аның белән автобуска утыра.
Татарстан Республикасы Югары судында 35 яшьлек Илдар Низамиевка хөкем карары чыгардылар. Ул март аенда бишенче сыйныфта укучы кызга бәйләнгән.
“Җенси характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча гаепле дип табылган Низамиевны 9 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрделәр. Ул үз гаебен тулысынча таныды һәм гафу үтенде.
Алдарак “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, 11 мартта Низамиев мәктәп ишегалдында кызны күреп ала. Аның белән тукталышка кадәр бара һәм автобуска утыра. Шуннан соң кызга бәйләнә башлый. Кыз куркып транспорттан төшеп кала, ләкин Низамиев аның артыннан бара. Җинаятьчедән качу өчен кыз кибеткә керә һәм ярдәм сорый.
Әлеге хәлләрне видеокүзәтү камералары теркәп барган. Язмалар буенча полиция хезмәткәрләре Низамиевның шәхесен ачыклый һәм кулга ала. Ир-атның күптән түгел генә колониядән чыгуы ачыклана. Ул шундый ук җинаять өчен ирегеннән мәхрүм ителгән була. Җинаятьчене җенси характердагы көчләү гамәлләре өчен гаепле дип табалар. Суд 14 мартта Низамиевны СИЗОга җибәрде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев