Казан үзәгендәге кунакханәнең кер киптерү бүлмәсендә янгын чыккан
Казан үзәгендәге «Кристалл» кунакханәсе хезмәткәрләре һәм биредә вакытлыча торучылар кер киптерү бүлмәсендә янгын чыгу аркасында урамда калган.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Яхин урамындагы «Кристалл» кунакханәсендә янгын чыгу турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 21.50 сәгатьтә килгән.
Урынга Казан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тоткан. 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бинаның җир асты парковкасында урнашкан кер киптерү бүлмәсендә кыска ялганыш хасил булуын, шуның аркасында янгын чыгуын ачыклаган.
Бинадан барлыгы 47 кешене эвакуацияләгәннәр.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны дүрт минут эчендә сүндергән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев