Казан «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафонында катнаша
Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтә бөтен ил күләмендә 100 меңнән артык йөгерешче стартка чыгачак.
TIMERMAN спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 30 майда Казанның «Ак Барс Арена» стадионында «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафоны старт ала.
«ЗаБег.РФ» — синхрон стартны үз эченә алган зур ярыммарафон ул. Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтә бөтен ил күләмендә 100 меңнән артык йөгерешче стартка чыгачак.
Ярышларда Россиянең 85 шәһәре катнаша. Ярыммарафон нәтиҗәләре буенча илнең йөгерү башкаласын атаячаклар. Казан әлеге исемгә ике тапкыр (2017 һәм 2018 елларда) лаек булды.
Илнең барлык шәһәрләрендә меңләгән кеше 1, 5, 10 һәм 21.1 чакрымга йөгерәчәк. Иң нәни катнашучылар TIMERKIDS йөгерешендә катнаша ала.
Медицина белешмәсе булу һәм билгеле бер яшькә җитү ярышларда катнашуның төп шарты булып тора.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев