Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан янындагы авариядә «Мазда» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртән Лаеш районында килеп чыккан.

 

Казан янындагы авариядә «Мазда» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Лаеш районында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мазда» автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Исузу» йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машинаның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Равиль Мукменов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев