Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан ветеринария академиясе коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертте

Ветакадемия ректоры Рөстәм Равилов боерыгы нигезендә, студентлар да, уку йорты хезмәткәрләре дә 16 сентябрьгә кадәр вакцинаөия узарга тиеш.

Н. Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хезмәткәрләр һәм студентлар өчен Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертте. Бу хакта «Татар-информ»га югары уку йортының хезмәтне саклау буенча белгече хәбәр итте.

Тиешле боерыкка ветакадемия ректоры Рөстәм Равилов имза куйды. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, студентлар да, уку йорты хезмәткәрләре дә 16 сентябрьгә кадәр вакцинация узарга тиеш.

17 сентябрьдә, академия Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе каршында массакүләм вакцинация үткәрү турында хисап тотачак. Прививка ясатмаучыларны уку йорты бинасына укырга яки эшкә кертмәячәкләр.

Элегрәк Covid-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияне Казан федераль университеты һәм КНИТУ-КАИ кертте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X