Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан мәктәбендә фаҗигадә зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк

Хәзерге вакытта табиблар консилиумы әле төгәлләнмәгән.

Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчерләчәк. Бүген «Татар-информ» агентлыгында зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.

«Кичәге атышта зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк. Бу якынча мәгълүмат кына. Табиблар киңәшмәсе әле һаман да төгәлләнмәгән», — дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Кичә Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә атыш вакытында 9 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта хастаханәдә 23 кеше дәвалана.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев