Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан көз көне сәяхәтләр өчен Россиянең иң матур шәһәрләре исемлегенә керде

Казан көз көне сәяхәтләр өчен туры килә торган Россиянең иң матур 3 шәһәре исемлегенә керде.

Бу хакта сораштыру мәгълүматларына сылтама белән «ТурСтат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.

Сораштырылучыларның 8 проценты Татарстан башкаласын Россия шәһәрләреннән көзге айларда иң матуры дип тапкан. Түбән Новгородка да россиялеләр шулкадәр үк үз тавышларын бирде.

Ил шәһәрләре арасында көзге матурлык буенча беренче урынны Санкт-Петербург алган, аның өчен сораштырылучыларның 26 проценты тавыш биргән. Икенче булып Калининград респондентларның 10 процент тавышын алган.

Моннан тыш, россиялеләр көз көне иң матурлар унлыгына илебезнең Мәскәү, Краснодар, Владивосток, Ростов-Дон, Бөек Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрен кертте. Рейтингның икенче унлыгын Иркутск, Сочи, Ялта, Ярославль, Вологда, Кострома, Псков, Севастополь, Сергиев Посад, Рязань һәм Красноярск тәшкил итте.

«Рейтинг, көзге ял көннәрендә нинди шәһәр иң матур һәм кызыклы, темасы нигезендә интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән», – диделәр агентлыкта.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа елда ял итү өчен беренче урынга керүен хәбәр иткән иде.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив ИА ТАТАР-ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев