Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан көз айларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде

Рейтингта Санкт-Петербург беренче урынны били, сораштыруда катнашучыларның 29 проценты әлеге шәһәр өчен тавыш биргән

Татарстан башкаласы Россия туристлары көзен сәяхәт итәргә теләгән халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туту.ру тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыруда 1,9 мең кулланучы катнашкан. Рейтингтан күренгәнчә, алар Санкт-Петербургны көзге ял өчен иң яхшы шәһәр дип тапкан – респондентларның 29 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урында – Мәскәү (17 процент), өченчедә – Казан (13 процент).

Моннан тыш, иң яхшы бишлеккә Түбән Новгород (8 процент) һәм Ростов-Дон (7 процент) шәһәрләре кергән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото архив/Владимир Васильев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев