Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан Кремле QR-кодларга альтернатива турында: Локдаун кертү варианты бар иде

Хәзерге вакытта рестораннар һәм сәүдә үзәкләрен ябу турында сүз бармый.

Республикада гамәлдә булган вакцинацияне QR-кодлар аша тикшерү системасы тулы локдаун кертүгә караганда яхшырак вариант. Оператив штабның узган яллардагы утырышында нәкъ менә шундый альтернатива каралды, диде брифингта журналистларга ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге агымдагы карарларны кабул иткәндә ике төп әйбергә (кешеләр тормышын һәм хезмәт коллективларын саклау) игътибар юнәлткән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар предприятиеләргә үз эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

«Катгый чараларга килгәндә, беркем дә әти-әнисе, әби-бабасы, балалары үлүен теләми. Үлчәү тәлинкәсендә — кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, шулай ук хезмәт коллективларын һәм эш урыннарын саклап калу мәсьәләсе. Бу баланс үтәлде. Локдаун кертүгә бәйле вариант та бар иде. Ә моннан кемгә яхшырак?» — дип аңлатты Лилия Галимова.

Ул хәзерге вакытта рестораннар һәм сәүдә үзәкләрен ябу турында сүз бармавын әйтте. Хакимиятнең QR-кодларны тикшерү опциясе булуы шундый мөмкинлек тудырды.

«Без бит рестораннар, сәүдә үзәкләрен ябу турында сүз алып бармыйбыз. Эшләргә мөмкинлек бар, әмма без әлеге катлаулы юлны үтәргә тиеш. Бу Татарстанда гына түгел — соңгы көннәрдә уннарча төбәк шундый чаралар кертте. Чөнки инфекциянең чикләре юк», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев