Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан Кремле: Бизнес өчен чикләүләрне йомшарту турында март аенда фикер алышачаклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән традицион очрашу үткәрәчәк.

Татарстанда бизнес өчен чикләүләрне йомшарту турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшкуарлар белән очрашуыннан соң кабул ителәчәк.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов март аенда эшкуарлар белән очрашырга ниятли. «Эшмәкәрләр очрашуда чикләүләрне йомшарту турындагы мәсьәләне күтәрсә, аның хакында фикер алышачаклар», - диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов кварталга бер тапкыр республика эшкуарлары белән традицион очрашу үткәрә. Әйтик, үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда ул эшмәкәрләр белән онлайн-форматта очрашты.

«Пандемия аркасында аеруча нык зыян күргән җәмәгать туклануы өлкәсендә чикләүләр акрынлап йомшартылды. Шунлыктан март аендагы очрашуда әлеге мәсьәлә кузгатылса, Президент аны тикшереп, тиешле карар кабул итәчәк», - дип искәртте матбугат хезмәте җитәкчесе.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев