Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан кешесен алимент буенча 120 мең сум бурыч өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар

Казанда яшәүче ир-атны алимент буенча 120 мең сум бурыч өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Суд карары нигезендә, Казанда яшәүче 40 яшьлек ир балага барлык хезмәт хакының дүрттән бер өлешен түләргә тиеш була. Әмма ир алимент түләүдән баш тарткан һәм балага ярдәм күрсәтмәгән. Бу вакыт эчендә алиментлар буенча бурыч 120 мең сумнан артып киткән.

Шунысын да әйтергә кирәк, элегрәк бурычлы кешене баланы карап тотуга акча түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Әмма бу чаралар аңа бернинди йогынты ясамаган. Ул чакта суд приставлары бүлегенең тикшерүчеләре алиментлар түләмәгән өчен ир-атка карата җинаять эше кузгаткан.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев