Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Аксубай районы продукциясен теләп сатып алалар

Аксубай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чираттагы мәртәбә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Бу көзге ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә килүчеләр – кайда нинди товар сатып алырга кирәклеген яхшы белгән пенсионерлар. Аксубай районы басуларында, фермаларында, бакчаларда һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән арзан, әмма шула ук вакытта сыйфатлы, экологик яктан чиста продукцияне башкала халкы теләп сатып ала.

Мәркәзебез халкының ит һәм ит продуктларына, сөт һәм сөт продуктларына, яшелчә, җиләк-җимешкә, балга ихтыяҗы зур иде. Аксубайлылар сатып алучыларның кәефләрен күтәрү турында да онытмаганнар. Район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учаклары артистлары ярминкәгә килүчеләргә матур җырлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев