Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Кайнар нокталар"ны узган сугышчылар балалар өчен чын геройлар

Әфганчыларның һәм кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның сугышчан туганлыгы какшамас.

Сугышчы-интернационалистлар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе дистәләгән елларга сузылган тарихка ия. Ул үлем белән күзгә-күз очрашкан, яу кырында иптәшләрен югалту ачысын татыган кыю, курку белмәс кешеләрне берләштерә. Алар гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватанга хезмәт иттеләр. Ил алдындагы бурычларын үтәп кайткач, тыныч хезмәттә дә җаваплылык тоеп яшиләр.

Аларның һәркайсы үз эшендә профессионал. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар берлеге район чараларында катнаша, яшьләр белән зур патриотик эш алып бара. Сугышчы-интернационалистлар Әфган сугышында һәлак булган якташларын искә алалар. Алар даими рәвештә бергә очрашалар, һәлак булган иптәшләренең гаиләләренә барып, хәлләрен беләләр. Мәктәпләрдә алар көтеп алынган кунак, укучылар аларга геройларга караган кебек карыйлар.

Кайнар нокталарны узган сугышчылар ел саен Аксубайның үзәк мәйданында Җиңү Парадында катнашалар. Аларның төгәл, җитди адымы батырлык һәм каһарманлык турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев