Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Кайнар элемтә" ярдәме

Волонтерлар мөрәҗәгать итүчеләргә, азык-төлек, дарулар сатып алуда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә булышып, адреслы ярдәм күрсәтәләр.

Иммун системасы көчле булган яшьләр, күптөрле йогышлы авыруларга каршы торырга сәләтле, ә менә өлкән яшьтә организмның саклану көче зәгыйфьләнә. Яңа Covid-19 төр коронавирус йогышының таралуын профилактикалау буенча кулланылган чараларга бәйле, өлкән кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләр белән контактта булуын киметү өчен, ярдәм күрсәтү буенча волонтерларның «кайнар элемтәсе» эшли.

Шалтыратулар 8-843-44 2-92-77 телефоны буенча кабул ителә. Белгечләр волонтерларга 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге гражданнарга өйләренә азык-төлек һәм дарулар китереп бирүне оештыруда булышалар.

Үзәкләр белгечләре һәм волонтерлар, мөрәҗәгать килгән өлкәннәр янына баралар. Шушы көннәрдә Яңа Тимошкино авылында яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз «кайнар линия» буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. КЦСОН «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү белгечләре мөрәҗәгать буенча оператив эшләделәр.

Алар Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов белән элемтәгә керделәр. Олы яшьтәге ханымга азык-төлек кыска вакыт эчендә китерелде.

"Нежность" КЦСОН базасында ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга Александр Павлов һәм Ильяс Маталиев ярдәм күрсәтә.

Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек базасыннан – Марина Дмитриева, Василий Крмаков, Диләрә Латыйпова, ПФРның клиентлар хезмәтеннән –Наталья Гыйззәтуллина, Нина Федорова, мәгариф бүлегеннән – Сәяр Кәлимуллин, Семен Яругин волонтерлар арасында.

Волонтер булып шулай ук ялгыз гражданнарга ярдәм итәргә теләге булган битараф булмаган гражданнарда эшли ала.

Алдакчылардан сакланырга кирәк, әгәр сезгә яисә сезнең ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге якыннарыгызга ярдәм кирәк икән – югарыда күрсәтелгән телефонга шалтыратырга.

Әгәр сезнең телефонга чит кешеләрдән азык-төлек кайтаруда, өстәвенә алар картасына акча күчерергә тәкъдимнәр килә икән, мондый “кайгыртуларны” һич кенә дә кабул итәргә ярамый, полиция хезмәткәрләре мондый шалтыратулар булганда, алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, шунда ук трубканы куярга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев