Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кайда тырышып эшлиләр – шунда нәтиҗә

Район җитәкчелегенең, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләренең терлекчелек фермалары, комплекслар, шулай ук районның крестьян-фермер хуҗалыклары коллективлары белән уртак очрашулары традициягә әйләнде.

Аларда терлекләрне кышлатуның барышы һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру юллары турында фикер алышалар. Очрашуда катнашучылар «Аксубай» агрофирмасының терлекчелек объектларында булганнан соң уңай моментларны билгеләп үттеләр.  Бу хакта бүген ТР хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.. Васильевка авылы янындагы сигез ангар корпусында таналар һәм симертүдә үгезләр бар.

Терлекләрнең гомуми саны – 380 баш. Бу шартларда хайваннар үзләрен иркен хис итә. Ангарларның ишекләре даими ачык – вакытның күп өлешен терлекләр саф һавада иркен кардаларда үткәрә. Шунда ук ферма хезмәткәрләре терлек азыгы кайтаралар. Һава торышы начар булганда һәм төнге вакытта хайваннар ангарда торалар.

Асларына җәелгән салам салкын тиюдән саклый. Су эчерү җайланмалары да шунда ук урнашкан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, терлекләрне тоту өчен яхшы шартлар тудырылган. Шуңа бәйле рәвештә, «Васильевка фермасында» көненә сигез йөз граммнан артык  артым да бар. Терлекләрнең баш санын Татьяна Матюшкина, Наталия Сафронова, Геннадий Захаров, Виктор Матюшкин һәм алыштыргысыз хезмәткәр Валерий Сидоров карыйлар. Ферма мөдире Леонид Васильев билгеләп үткәнчә, зур  булмаган коллектив зур тәҗрибәле, тырыш һәм намуслы терлекчеләрдән тора. 

ТАКТАЛЫДА –НӘТИҖӘЛӘР КҮЗ АЛДЫНДА  

Тукай бүлекчәсенең терлекчелек фермасы – район буенча иң нәтиҗәле эшләүче фермаларның берсе. Бүгенге көндә биредә дүрт мең өч йөз килограммнан артык сөт савалар, бу узган ел белән чагыштырганда 108 процентны тәшкил итә. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев киңәшмәдә катнашучыларны корпуслар буенча йөретте, такталыларның эше белән таныштырды. Фермада терлекләрнең баш санын арттыру өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Савылмый торган сыерлар махсус бинада яши, бозаулату бүлеге санитария таләпләренә җавап бирә, бозаулар астына коры салам җәелгән читлекләрдә асрала, сәламәтлек саклау, чыныгу өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.

Сүз уңаеннан, фермада, агрофирмада яшь терлекләрнең сакланышы югары дәрәҗәдә. Бу-зооветеринария коллективы һәм белгечләренең тырышлыгы. Алар сыерлар маститын булдырмау, лейкозны профилактикалау буенча максатчан эш алып баралар. Җитештерелгән барлык сөт югары сорт белән сатыла. Иң яхшы хезмәткәрләр арасында ферма мөдире Мөнир Гинатуллин бозау караучылар Светлана Кузьмина, Валентина Герасимова, сыер савучылар Ольга Синдимирова, терлекчеләр Анатолий Ермушкин һәм Наталья Ермушкинаны билгеләп үтте. 

«НУР» ДА ЭШЛӘР ҖАЙГА САЛЫНГАН  

«НУР” бүлекчәсенең терлекчелек фермасында эшләр оешкан төстә бара. Бу объектны бозаулар  тоту буенча махсуслаштырылган дип атарга була. Биредә агрофирманың яшь малларының  күп өлеше тупланган - 540 баш. Киңәшмәдә катнашучылар төрле яшьтәге бозаулар асраган урыннар буенча уздылар, аларны тоту шартларын, ашату тәртибен бәяләделәр. Бозауларның күп өлеше бу вакытта саф һавада булды, салкын җил булу сәбәпле корпуста кече төркем генә калган иде.

Булачак  сөтлебикәләр һәм үгезләр өчен тиешле тәрбия һәм ашату җайга салынган. Соңгысына монда аерым игътибар бирелә, рационда кирәкле витаминлы-аксым өстәмәләре бар. Боларга өстәп, кешеләрнең үз эшләренә мөнәсәбәте дә артымнарда яхшы чагылыш таба. Фермада эшләр белән Владимир Иванов җитәкчелек итә. Ул бозау караучылар Антонина Пильщикова, Юлия Дмитриева, Людмила Васюткинаны, терлекчеләр Алексей Герасимовны һәм Алексей Михайловны иң тәҗрибәле һәм үз эшен белгән хезмәткәрләр дип  атады. 

«ЧИРМЕШӘН» – ЮГАРЫ ПОЗИЦИЯДӘ  

Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Саурыш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Савым сыерлары арасында 376 сыер бар. Биредә сыерлар, бозаулар тоту өчен иң яхшы шартлар тудыру буенча күп эш башкарылган, җәен әзерләнгән витаминлы өстәмәләр, сыйфатлы азык өстәп ашату оештырылган. Фермада хезмәтне оештыру, терлекчеләрнең үз вазыйфаларына мөнәсәбәте барлык терлекчеләр коллективының максатчан эш нәтиҗәсе. Сыер савучылар Нина Тимкина, Полина Андреева, Маргарита Андреева яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Юрий Илдимиров аларга сыерларны карарга ярдәм итә, терлек азыгы белән тракторчы Вячеслав Илдимиров һәм Алексей Илендеев тәэмин итә.  

– Яхшы савым һәм үсеш – терлекчеләрнең бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Барысы турында яхшы сүзләр генә әйтә алам, – диде агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. – Шулай ук зоотехник Анжела Мельникова, ветеринар Любовь Храмова, ферма мөдире Олег Мельников, Валерий Чураков, урта буынның башка җитәкчеләре турында да фикерләрем уңай. 

 – Бу агрофирма коллективы бердәмлек, уңышка омтылышы белән аерылып тора, – дип билгеләп үтте киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов. – Терлекчелектәге яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә азык культураларын яхшы сыйфатлы итеп әзерләгән игенчеләрнең өлеше дә, терлекчеләрнең тырышлыгы да бар. Район җитәкчесе агрофирма хезмәткәрләренә лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев