Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кайда туган, шунда кирәк булган

Рус мәкаләнең мәгънәсе Иске Ильдеряк урта мәктәбе укытучыларына карата бик тә туры килә.

Иске Ильдеряк мәктәбенең бүгенге укытучылар коллективы.

Белем бирү учреждениесендә эшләүче укытучыларның күпчелеге аны тәмамлаучылар. Укытучы – дөньяда иң хөрмәткә лаек һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Белем орлыклары чәчүче кешеләр бәйрәме ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне мөгаллимнәр хөрмәтенә укучылардан һәм аларның атааналарыннан рәхмәт сүзләре яңгырый, ә беренче укытучыларны игелекле сүзләр белән генә искә алалар.

Иске Ильдеряк мәктәбе коллективы өчен октябрьнең беренче көннәре Укытучы көне буларак кына бәйрәмчә түгел, тагын бер көн белән истәлекле. Быел мәктәпнең юбилей елы! Бу вакыйга һәркем тормышында эзсез узмый. Чөнки бу әлеге белем бирү учреждениесендә укыган, мөгаллимлек иткән яисә аңа нинди дә булса мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәме.

55 ел эчендә мәктәп үсешенә бер генә буын укытучыларның хезмәте салынмаган, 1,5 меңнән артык укучы мәктәпне тәмамлап чыккан. Һәм аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан һәм укытучыларына рәхмәтле.

Иске Ильдеряк мәктәбенең бай тарихы бар. Архив мәгълүматларына таянып, беренче мәктәп 1890 елның 8 ноябрендә ачылган. Бу бер сыйныфлы катнаш рус-чуаш грамотасы буенча чиркәү-приход мәктәбе була. Узган гасырның 30 нчы елларында мәктәп җидееллыкка әйләнә. Әмма заманча учреждение бинасы бары тик 30 елдан артык вакыт узгач кына пәйда була.

Яңа мәктәп бинасы Яңа Ильдеряк авылында урнашкан Вознесение чиркәве ташыннан салына. Белем бирү учрежедениесе укытучылары бу хакта үзара «дини гыйбадәтханәдән фән йорты төзелгән», диләр. Урта мәктәп 1966 елның августында ачыла. Директор итеп Иван Миронкин билгеләнә. Ярты гасырдан артык тарихы булган мәктәптә дистәдән артык җитәкче алмашынган. Бүген белем бирү учреждениесен Алексей Маклаков җитәкли. Ә бит кайчандыр ул шушы мәктәптә белем алган.

Иске Ильдеряк мәктәбенең беренче чыгарылышы.

Иске Ильдеряк мәктәбе коллективы 30 хезмәткәрдән тора, шуның 20се педагоглар. Алар турында халык мәкале сүзләре белән «кайда туган, шунда кирәк булган» дип кыю әйтергә була. Дөрестән дә, һәр укытучы диярлек әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы.

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә белем бирү учреждениесендә бары өч тәрбия эшләре буенча директор урынбасары алышынган. Бу аларның һәркайсының үз эшенә бәйле булулары һәм балаларга тәрбия бирүдән башка үз тормышын күз алдына да китерә алмаулары турында сөйли. ТАССРның атказанган укытучысы Лидия Горбунова мәктәп үсешенә зур өлеш керткән. Бүген аның эшен Ирина Прохорова дәвам итә.

Югары профессиональ укытучылар коллектив теләсә нинди бурычны хәл итәргә сәләтле. Бу актив тормыш позициясе булган иҗади кешеләр, алар өчен иң мөһиме – укучыга сыйфатлы белем бирү, җаваплылык, намуслылык, гаделлек кебек шәхси сыйфатлар тәрбияләү. Мәктәп юлында барысы да укытучылар составының сыйфатына, аларның эшкә булган мәхәббәтенә бәйле. Белем бирү учреждениесендә эшләүче барлык мөгаллимнәр дә квалификацион категориягә ия, бу аларның үз укучыларына файдалы күнекмәләр һәм кыйммәтле белем бирергә омтылуларын тагын бер кат раслый.

Укытучыларның хезмәт уңышларының нигезен аларның эшкә сәләтлелеге, үзләренә карата югары таләпләр куюлары һәм, әлбәттә инде, тырыш хезмәтләре тәшкил итә. Иске Ильдеряк мәктәбе һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды: спортта да, олимпиадалар буенча да, укуда да, тәрбия буенча да. Әлбәттә, бу көчле педагоглар ярдәмендә мөмкин булды. «Сәламәтлек» программасын уңышлы тормышка ашыруда атказанган физик культура укытучысы Владимир Альметкинның тырышлыгы зур. Биология укытучысы Георгий Горбунов һәм директор урынбасары Лидия Горбунова җитәкчелегендә мәктәп укучыларының производство бригадасы ике тапкыр Татарстан Республикасында һәм бер тапкыр Россиядә иң яхшы дип танылды.

Укытучылар Николай Убейкин (2006 елда), Елизавета Малюкова (2007 елда), Светлана Альметкина (2007, 2014 елларда), Людмила Глухарева (2010 елда), Галина Белова (2014 елда) «Иң яхшы укытучы» исеменә лаек булдылар. Алар «Мәгариф» өстенлекле милли проекты җиңүчеләре булдылар һәм 100 әр мең сум күләмендә грант алдылар. Иске Ильдеряк мәктәбе үзенең, югары белем алып, туган авылларына әйләнеп кайткан һәм туган җирләрендә хезмәт иткән чыгарылыш укучылары белән горурлана.

Иске Ильдеряк мәктәбенең беренче педагоглар коллективы. 

Төрле елларда Иске Ильдеряк мәктәбендә эшләгән укытучылар ярдәмендә эшчәнлекнең төрле тармакларында уңышларга ирешеп, кече ватаннарын данлаган чыгарылыш укучылары да аз түгел. Алар арасында отставкадагы полковниклар Николай Мишанин һәм Евгений Прокопьев, төзүчеләр Алексей Андреев һәм Михаил Мишанин (соңгысы, үз чиратында, ТРның атказанган төзүчесе исеменә лаек булган), шагыйрь Анатолий Ефимов (Хмыт), хәрби шәфкать туташы, прапорщик, Әфган сугышы ветераны Валентина Самохвалова, Татарстан халыклары Ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, физика һәм коллоидлы химия кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты Любовь Альметкина, Смоленск хәрби академиясе мөгаллиме Алексей Горбунов, юстиция капитаны, Чиләбе хәрби гарнизоны прокурорының өлкән ярдәмчесе Дмитрий Альметкин, Ленинград өлкәсе бронетанк хезмәте җитәкчесе, капитан Кирилл Таиркин, җиңел атлетика буенча Россия чемпионкасы, спорт мастеры Снежана Карпова, 18 нче Казан шәһәр хастаханәсе бүлеге мөдире Николай Сухарев, «КАМАЗ» компаниясе филиалы логистика үзәгенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Андрей Прохоров, эшмәкәрләр Алексей Киселев, Вячеслав Таиркин, Дмитрий Купцов, Андрей Пикалов, Сергей Маркитанов, Евгений Уфандеев Любовь Сапожникова, Римма Ендерюкова, тырыш фермерлар Валерий Сапеев, Александр Ижутов, Владимир Баландов һ.б.

Укытучының горурлыгы – ул аның укучылары. Киләчәктә аларның кем булулары, үз урыннарын табулары укытучыларның үз вакытында ни дәрәҗәдә сыйфатлы белем бирүләренә бәйле. Шуңа күрә укытучы булу – бу һөнәр алу гына түгел, укытучы булып туарга кирәк. Ә Иске Ильдеряк мәктәбенең педагоглар коллективы турында кыю рәвештә – алар балаларны укыту өчен туган дип кыю рәвештә әйтергә була. Һәм бу алар өчен иң яхшы хөрмәттер, мөгаен.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев