Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Катнашучы булмагыз!

Юлларда закончалыклы тәртип булдыру һәм гражданнарның юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларга, шул исәптән исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итү очракларына карата түземсезлеген булдыру максатларында, республикада һәр районда булдырылган Telegram каналлар ярдәмендә гражданнардан аноним мәгълүматлар алуның яңа форматы гамәлгә ашырылды.

Кирәкле каналны табу өчен Telegram хәбәренең эзләү юлында “ЮХИДИ” сүзен, алга таба тиешле район исемен кертергә кирәк. Аларга шулай ук гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар аша керү дә гамәлгә ашырылган.

Кергән мәгълүмат кире элемтә эше ярдәмендә каналның башка язылучылары өчен аноним булып кала, аның ярдәмендә полиция хезмәткәрләренә хокук бозулар турындагы фото яисә видеоларны тапшырырга мөмкин. Исерек шоферлар турында дәшми калып, безнең һәркайсыбыз юлда хокукка каршы гамәлләрнең катнашучысына әверелә. Ә сез бу хакта уйландыгызмы?

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да руль артында исерек йөртүчеләр проблемасына карата битараф калмаска һәм Telegram каналлар яисә 112, 02 яки 8(843)533-38-88 телефоннары буенча сәрхүш машина йөртүчеләр турында полициягә вакытында хәбәр итәргә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев