Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Карарлар да кабул иттеләр, бүләкләделәр дә

Район советының чираттагы утырышында район бюджетына үзгәрешләр кертү, бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында фикер алыштылар.

Утырышны совет рәисе – Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Депутатлар җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә килеп туган чыгым йөкләмәләрен финанслау максатларында бюджеттан субсидияләр бирү тәртибен һәм килешүләр төзү тәртибен тикшерделәр. Совет утырышына районның “2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясе»н, муниципаль хезмәт турындагы Положениене, эшне муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәгълү
матлары белән оештыруны тикшерү мәсьәләләре дә кертелде.

Утырышның рәсми өлеше тантаналы төстә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеше өчен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәгариф системасында нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә шәхси өлеш керткәне өчен Иске Ибрай мәктәбенең физик культура укытучысы Рәис Бикушев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарәләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары өчен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән хезмәте өчен яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канәфин Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының Мактау грамотасына лаек булды.

Безнең районда мәктәп укучыларын ташуны гамәлгә ашырган «Чирмешән АТПсы» ААҖ генераль директоры Илдус Хәлимовка озак еллык фидакарь хезмәте өчен Аксубай районы Башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Чирмешән АТПсы хезмәткәре Виталий Золин, диспетчер Зөлфия Гәрәева, җәмәгать тәртибен саклауда катнашканы өчен Шамил Сәхабетдинов Аксубай районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев