Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Каракларның банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Мошенниклар карта ияләреннән акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан.

Алар автоподставщиклар, уенчылар һәм акча янчыкларын «югалткан» кеше рольләрен уйнап, социаль инженерия алымнарын куллана, дип яза «Известия».

Мошенниклар банкоматка чиратта «эшли». Сезнең алда торган клиент картасын банкоматта онытып калдыра. Сез аны автомат рәвештә тартып чыгарасыз, ә аннары хуҗасы югалган картасы артыннан кире әйләнеп кайта, балансны тикшерә һәм сезне аның картасыннан берничә мең сум акчасын алуда гаепли.

Бу вакытта «Корбан» сүзләрен раслаучы шаһит пәйда була. Алар сезгә яный башлый һәм «урланган» акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итә.

Мондый хәлдә психологик прессингка бирелмәскә, ә полиция чакыртырга киңәш итәләр, чөнки банкоматларда камералар бар, ә картадагы барлык операцияләр банк тарафыннан теркәлә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев