Аксубаево
  • Рус Тат
  • Караган өчен акча түләнә

    Эшкә сәләтсез гражданны караган өчен айлык компенсация түләвен рәсмиләштерергә мөмкин.

    Бу хакта ТР Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Владимир Тимофеев аңлата:

    – Айлык компенсация күләме 1200 сум тәшкил итә, ул эшкә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә. Карауны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә компенсация түләү билгеләнергә мөмкин булган эшкә яраксыз гражданнарга – инвалид балалар, I төркем инвалидлар; дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча чит кешеләр тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар; 80 яшькә җиткән гражданнар булырга мөмкин.

    Туганнары гына түгел, чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме, мохтаҗларга реаль ярдәм күрсәтелсен. Компенсация түләүләрен билгеләү өчен гражданинның Шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп гариза бирергә мөмкин. Әмма, эшкә урнашканда, югарыда аталган категория гражданны караган өчен түләү хокукы югала.

    Тәрбияче зат «үзмәшгуль» буларак теркәлгән булса, шул ук вакытта мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионер яки I төркем инвалидны карау хокукы югалмый.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: