Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Кара уңыш”ны җыялар

Октябрь ае тәмамланып килүгә карамастан, кырчыларның хезмәт киеренкелеге кимеми. Район кырларында урак өсте дәвам итә

Чиратта – көнбагыш. Быелгы сезонның үзенчәлекләрен исәпкә алганда, механикалаштырылган звеноларга урак өчен, тәүлекнең нинди вакытына карамастан, иң оптималь сәгатьләрне сайларга туры килә. «Волга Селект» агрофирмасында көнбагышны өченче ел рәттән иктеләр.

Бу культура 3000 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә 700 гектардан артык мәйдан суктырылган. Көнбагыш суктыруда Евгений Маслов, Алмаз Мингалимов, Әлфрит Мингалимов, Анатолий Исаев, бертуган Эльвир һәм Ленар Нуретдиновлар, Николай Васильев, Сергей Шишкин, Николай Харитонов, Константин Тимофеев, Шамил Хәмитов, Айрат Закиров, Александр Титов, Фәрит Сөләйманов, Илгиз Сөләйманов зур тырышлык куеп эшли.

Алар бөртекле культураларны җыеп алуда да тырыш хезмәт куйдылар, көнбагыш кырларында да урак башыннан алган эш темпын киметмиләр. Сап-сары тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган басу бүген төсен югалтып, каралып калган. Май җитештерү технологиясе шуны таләп итә. Комбайннар зур тизлек белән үсемлекнең кипкән башларын кисеп, бөгеп, әйләндереп алалар. Шул рәвешле бункерлар, без әйтергә күнеккән чиста, кап-кара көнбагыш симәнкәсе белән тула.

– Быел бөртеклеләр уңышы да, көнбагыш уңышы да әйбәт булды, – дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Илшат Гафиятов. – Узган ел без гектардан 17 центнер алган булсак, быел – 19.

“Кара уңыш” кырдан май сыгу өчен эшкәртүгә озатыла. Бүгенге көнгә 1400 тонна орлык май җитештерү өчен озатылган инде. Соңгы операцияне тракторчылар Фәнил Нуретдинов һәм Андрей Филиппов башкара. Алар суктырган уңышны предприятиегә озату өчен йөк машиналарына тутыралар. Башка эш схемасы да бар: көнбагыш өемнәргә бушатыла. Биредә - иң кайнар нокта: Анатолий Макаров төягечтә көнбагышны Александр Янилкин, Александр Мартынов һәм Алексей Купцов идарә иткән КамАЗ машиналары әрҗәсенә төйи. Илһам Вафин озатыласы йөкне исәпкә алып тора.

Ягулык белән тәэмин итүчеләр Хәлим Хәнифов һәм Александр Лазоркин механикалаштырылган звеноны ягулык белән тәэмин итәләр. «Волга Селект»та хезмәт куючы кырчылар районның төрле почмакларында яшиләр, әмма аларның ерак авыллардан килеп эшләүләре уртак эшкә бер дә начар йогынты ясамый, чөнки Сергей Якушкин идарә иткән вахта машинасы эше җайга салынган.

– Механизаторларыбыз ышанычлы, тәҗрибәле. Көннәрнең җайлы торуыннан файдаланып калырга тырышып, вакыт белән хисаплашмыйча эшлиләр, чөнки көзге һава торышына ышаныч аз, – ди «Волга-Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов. – Быел уңышны мулдан үстердек: 3240 гектардан көзге бодай, 3900 гектардан сабан бодае, 1300 гектардан рапс җыеп алдык. Менә тагын чираттагысы – “кара уңыш”ны җыеп алу. Көнбагышның да, бөртекле культуралар кебек, үзенчәлеге бар. Суктыру артык озакка сузылса, аның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур.

Эшне оптималь срокларда тәмамлауда шулай ук техник ресурлар да ярдәмгә килә, коры бер көндә без биш йөз һәм аннан да күбрәк гектар мәйданнан уңышны суктырып ала алабыз. Бушап калган кырлар “суынырга” да өлгерми – туңга сөрү техникасы үз эшенә керешә. Туфракны эшкәртү белән дә комбайннарга идарә иткән шул ук механизаторлар мәшгуль. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев