Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кар белән көрәшергә киңәш ителде

Быел кар инде шатландырмый.. Ул һәр көнне ява. Кар катламы биналарның һәм корылмаларның түбәләрен каплап алды, җылы һава торышы кешеләр иминлегенә куркыныч булган боз сөңгеләре барлыкка китерде.

Коммуналь хезмәтләр күп катлы йортларның түбәләрен даими чистартып торса  да, әмма кайбер түбәләргә  менү өчен   махсус техника таләп ителә һәм күпләр янгын-коткару гарнизонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

- Без түбәләрдән кар чистарту белән шөгыльләнергә тиеш түгел, – дип шәрехләде Аксубай янгын-коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов. - Идарәче компания, предприятие җитәкчеләре  биналары һәм территорияләре өчен, шул исәптән кар массаларын чистарту өчен дә тулы җаваплылык тота, чөнки бу җирлектә яшәүче халыкны төрле травмаларга китерергә мөмкин.

Чираттагы планеркада вакытында  район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов авыл җирлекләре башлыкларына, районның җитәкче составына сәүдә, спорт, мәдәни һәм күңел ачу билгеләнешендәге биналар һәм корылмаларны, мәйданы буенча шактый зур булган торак йортларның кар төшү куркынычы булган   түбәләрен исәпкә алырга кирәк дип киңәш бирде.

Торак йортларның түбәләрен чистартуны, йорт яны территорияләрен җыештыруны идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкәтләре  контрольдә тотарга тиеш. Түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шул исәптән түбәләрдән кар төшү куркынычы булган урыннарда кисәтү билгеләре һәм киртәләр кую белән тәэмин итәргә кирәк.

Икенче проблема булып янгынга каршы су белән тәэмин итү тора. Чөнки кар өемнәре  янгын гидрантларының коеларын һәм янгын сүндерү сулыкларына керү юлларын каплаган.Коткаручылар чаң суга. Мәктәп, балалар бакчалары, авыл клублары һәм башка административ биналар ике йөз метрга кадәр ераклыкта урнашкан сулыкларга бару да, шулай ук су башнясына, янгын гидрантларына керү юллары да, янгын сүндерү суларына керү өчен һәрвакыт уңайлы булырга тиеш, – ди Руслан Ибляминов. Моннан тыш керү юлларына, билгеләнгән үрнәк  буенча,  координат күрсәткечләр урнаштырырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев