Аксубаево
  • Рус Тат
  • Канунсыз нигездә ташыйлар да, саталар да

    Алкогольле продукцияне ташу һәм сату өлкәсендәге законнарның катгыйлануы аракы сатып баерга теләүчеләрне өркетми. Мисалга, Татар Сәнчәлесе авылындагы шәхси кибеттә тикшерү чаралары вакытында тиешле документларсыз составында спирт булган 49 литр продукция йолып алынган.

    Полиция хезмәткәрләре Нурлат-Әлмәт автомобиль юлында тикшерү вакытында бер автомашина багажыннан 30 литр составында спирт булган продукциягә тап булалар, ул биш литрлы 6 полимер савытка тутырылган була. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкиле, полиция капитаны Алексей Ионов шәрехләгәнчә, физик затларга алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне ваклап саткан өчен (алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булган яисә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтендә торган физик затка искәрмә ясаудан тыш), әгәр бу җинаяти җәза бирү гамәлен үз эченә алмаса, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән утыз меңнән илле мең сумга кадәр штраф салу җәзасы гамәлдә.

    Әгәр дә тикшерү нәтиҗәләрендә йолып алынган составында спирт булган сыекчада тормыш өчен куркыныч булган элементлар да ачыкланса – сатучыны җинаять җәзасы көтә. Контрафактлы алкоголь җитештерү, саклау һәм ташу белән шөгыльләнгән затларга карата да җәза бирү чаралары катгыйланган, алардан йолып алынган продукция генә юк ителеп калмый, шулай ук технологик җиһаз һәм транспорт та тартып алыначак.

    2017 елның 31 мартыннан башлап, суд карары белән, ялган аракы ташучы яки аны сату өчен файдаланылган теләсә нинди транспорт чарасы тартып алынырга мөмкин. Канун буенча хәтта ялган булмаган аракыны да тиешле документларсыз 1 кешегә 5 литрдан артык ташу рөхсәт ителми. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: