Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Канунсыз алкоголь сатучыларны – «Халык контроленә»

Гражданнар килеп чыккан төрле проблемалар турында «Халык контроленә» хәбәр итә һәм шулай ук башкарма комитет һәм җирле үзидарәләр органнары эшчәнлегенә ярдәм итә алалар.

Башкаручысы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе булан ”Алкоголь һәм (яки) составында спирт булган продукция сату кагыйдәләрен бозу” гамәлдәге система категорияләренең берсе булып тора.

Порталда моңа охшаш гаризаларны тикшерү алкоголь продукциясен 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәрге чорда; сыйфатсыз яки яраклылык срогы чыккан продукция сату; “ике билгеләнештәге” спиртлы сыекча сату буенча алып барыла.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль округы гаризаларны урнаштырганда мәгълүматларны төгәл бирүне таләп итә. Проблемаларны тәфсилләп бәян итүдән тыш, мәгълүматлар анык  булырга тиеш:  хокук бозу урыны, хокук бозу асылы, мөмкинлектән чыгып хуҗалык итүче объектның исемен күрсәтү, шулай ук касса (товар) чегын беркетү.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категориягә кергән  мөрәҗәгатьләр аноним һәм ябык булып тора – мөрәҗәгатьләрне модератор һәм гариза бирүче үзе генә карый алачак. Раслау алган гаризаларны урнаштырган барлык мөрәҗәгать итүчеләргә матди бүләк каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев