Аксубаево
  • Рус Тат
  • Каникулларны куркынычсыз үткәрделәр

    Берничә көн дәвамында Аксубай район Мәдәният йортының ВКонтакте рәсми сайтында «Иң куркынычсыз каникуллар» онлайн-конкурсында катнашучыларның видеороликларын урнаштырдылар.

    Белем бирү учреждениеләрендә – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында педагоглар көн саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм кабатлау дәресләре үткәрәләр. Балалар каникулларга чыккач мондый дәресләрнең роле аерата зур. Ә бит, гадәттә, балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларының күп өлеше нәкъ менә каникуллар вакытында килеп чыга.

    Шуңа бәйле рәвештә, үзләштерелгән материалларны ныгыту өчен, көзге каникуллар алдыннан онлайн-конкурс старт алды. Аны район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

    Катнашучыларга аларның каникулларны ничек куркынычсыз үткәрүләре турында видеороликлар җибәрергә кирәк иде. Шуннан соң конкурс эшләре район Мәдәният йортының ВКонтакте рәсми сайтында урнаштырылды.

    Мәдәният хезмәткәрләре, роликлар искиткеч иде һәм безне сөендерде. Балаларның өйдә һәм урамда булганда янгын иминлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре куанычлы, диләр.
    Жюри әгъзаларына сайлап алу җиңел булмады. Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә белдерелгән темага туры килде. Шулай да биремне үтәүгә креатив якын килгән авторларны билгеләү мөмкин булды.

    Тупланган баллар нәтиҗәләре буенча Түбән Татар Майнасы авыл мәдәният йорты (Ләйсән Нәҗметдинова) җиңү яулады. Икенче урынны Татар Сөнчәлесе авыл мәдәният йорты (Мәдинә Әхмәрова) алды. Түбән Баландадан Маловлар гаиләсе өченче – тамашачылар мәхәббәте призын алды, алар иң күп лайк һәм карау җыйдылар. Түбән Баланда башлангыч мәктәбе (Ирина Золина, Ильсия Галлямова) махсус приз белән билгеләп үтелде.


    Фото: район Мәдәният йортының ВКонтакте төркеменнән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: