Аксубаево
  • Рус Тат
  • Камыр ашлары өчен мәк үстерүнең файдасы бармы

    15 августтан Татарстанда “Мәк-2018“ ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы старт алды.

    Операция наркотик матдәләрнең канунсыз әйләнешенә каршы тору максатларында үткәрелә һәм ул  мәк чәчүлекләрен һәм сабакларында, яфракларында наркотик матдәләр булган башка төр үсемлекләрне ачыклауга һәм юк итүгә юнәлдерелгән.

    Полиция хезмәткәрләре кисәтә: сад-бакчаларда мәк үстерергә ярамый, шул исәптән матурлык өчен дә. Әлеге таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк.

    – Составында наркотик булган үсемлекләр – киндер һәм мәк үстерү РФның гамәлдәге кануны нигезендә җаваплылыкка тартуны үз эченә ала. Җинаятьләр кодексы маддәсендә составында наркотик булган үсемлекләрне канунсыз үстергән өчен 300 000 сумга кадәр күләмдә штраф салу яки сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү сыйфатында җинаять җаваплылыгы каралган, – дип шәрехләде  Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесенең оператив эшләр буенча урынбасары Илназ Зәйдуллин.

    – РФның административ хокук бозулар турындагы кодексына таянып, җир биләмәләре булган яки җирдән файдаланучыларга, составында наркотик булган кыргый үсемлекләрне юк итмәгән очракта штраф салу сыйфатында җаваплылык каралган: гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, урындагы затларга – 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, юридик затларга – 30000 сумнан 40000 сумга кадәр.

    Канунны белмәү җаваплылыктан азат итми, дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.

    Акция юкка гына берничә этапта үткәрелми: июнь аенда –  чәчәк ату вакытында һәм  августта – мәк һәм составында наркотик булган башка үсемлекләрнең өлгергән чорында. Акция барган чорда полиция хезмәткәрләре составында наркотик булган үсемлекләрне эзләү буенча рейдлар үткәрәләр.

    Участок вәкилләре үзләренең ведомствосында булган территорияләрдә мәк сезонында килеп туарга мөмкин булган куркынычлылык хакында кисәтү максатыннан әңгәмәләр үткәрәләр. Гражданнарга кыргый  яки чәчеп үстерелгән киндер яки мәк түтәлләренә тап булганда 02; 2-72-06; 2-79-74 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: