Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов үзара салым өчен, ә аксубайлылар?

Районда календарь елын төгәлләп, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары коллективларында түгәрәк өстәлләр уза, халык, агрофирмалар эшчеләре – кыр һәм ферма хезмәтчәннәренең район башлыгы Камил Гилманов белән ачыктан-ачык аралашуы алымында очрашулар оештырыла.

Бу инде матур традициягә әверелде. Атна «Аксу Агро» агрофирмасының сөт комплексы хезмәтчәннәре, «Авыл таңнары» редакциясе һәм универсаль технологияләр техникумы коллективлары белән очрашудан башланды.

– Халык белән аралашу безнең алга таба эшләребезне билгели, дөрес юлдан барабызмы, курсны нинди юнәлешкә борырга кирәк, шуны ачыкларга ярдәм итә, – дип сөйли район башлыгы. – Әле ун ел элек кенә, шундый очрашу барышында бер тискәре күренеш барлыкка килгән иде, халык проблемалар турында туктаусыз сөйләде, тармак белгечләре белән урыннарга чыгарга туры килде – юллар, яктырткычлар, суүткәргечләр юк. Кыскасы, бөтен җирдә дә “юк” сүзе яңгырады. Ә бүген хөкүмәтебез, авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән федераль һәм республика программалары ярдәмендә авылларда тормыш шәһәрнекеннән ким түгел.

Ел саен районда территорияләрне, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә миллионнарча сум акча тотыла, шулай ук халык та үз авылларына, бистәгә саллы ярдәм кертә. Халык инициативасы хөкүмәт тарафыннан бүләкләнә, ахыр чиктә халыкка хезмәт итә торган үзара салым программасы Татарстанда нәкъ менә шуңа нигезләнеп төзелде дә инде.

Территорияләрне төзекләндерүгә халык үзенең тир түгеп эшләп алган акчасын кертә – халыктан җыелган һәр сум дүрт тапкырга арта. Әйтик, Аксубайда былтыр узган референдумда гаиләнең һәр әгъзасыннан үзара салым хисабына 300 сум түләү турында карар кабул ителгән булса, республика бюджетыннан әлеге суммага тагын 1200 сум акча өстәлә.

Быел референдум Аксубайда гына узачак, авылларда халык акча җыю мәсьәләсен гражданнар җыенында хәл итәчәк.

Очрашулар вакытында район башлыгы билгеләп үткәнчә, бары тик 2019 елда гына район халкы территорияләрне төзекләндерүгә 4 мл.757 мең сум акча тоткан, ә республика бюджетыннан финанслау бәрабәренә бу сумма дүрт тапкырга арткан. Районны төзекләндерү өчен 25 мл. 697 мең сумнан артык акча тотылды. 13 миллионы – юл эшчәнлегенә, 4,8 миллионы – төзекләндерүгә, 700 мең сумы – зиратларны тәртипкә китерүгә, 1,5 миллионы суэтем башнялары урнаштыруга. Калган 5 миллион сумнан артык акчаны тагын юл эшчәнлегенә үзләштерү күздә тотыла.

–Бездә халык үзара салым программасына аңлап якын килә, быел гына район үзәгендә үзара салым акчасы хисабына өч балалар мәйданчыгы төзелде, 190 яктырткыч, видеокүзәтү камералары урнаштырылды һәм Ленин урамына чыгу юлы төзелде, – дип бүлеште Камил Гилманов. – 1 декабрьдә район үзәгендә референдум узачак һәм, үзенең йорты янында да балалар мәйданчыгы булсын, өстәмә энергия саклагыч яктырткычлар хисабына урамында тагын да яктырак булсын өчен, һәр кеше үзара салым өчен тавыш бирергә барырга тиеш.

Хәбәрчебез референдумга бәйле халык фикерләрен өйрәнде. Бу уңайдан җәмәгатьчелек ни уйлый икән?

Галина Бобкова, районның ветераннар советы рәисе:

– Безнең Ленин һәм Зеленая урамнарын тоташтырган, халык телендә “кәкре” дип йөртелгән күпердән кыш көне үтеп йөрү бик куркыныч иде, бигрәк тә күпергә төшү юлы уңайсыз иде – быел монда баскычлар гына ясап калмадылар, тотынып йөрү өчен култыксалар да урнаштырдылар. Үзара салымга керткән акчабыз үзебезгә үк озак еллар хезмәт итәчәк.

Дарья Егорова, яшь ана:

– Мазилин урамы үзәк урам саналса да – аны төзекләндерү узган ел гына башланды, быел ул аерата үзгәрде. Монда ял итү почмагы булдырырга вәгъдә итәләр, ә менә балалар бакчасын быел төзеделәр, ул “сыерчык оялары” йортлары арасындагы буш урында үз урынын тапты, балалар аны яратып өлгерде инде. Без яшәгән СХТ территориясенә дә быел асфальт түшәлде, яктырткычлар куелды. Быел без үзебезне, ниһаять, шәһәр тибындагы бистәдә яшибез дип хис иттек. 300 сум күләмендә үзара салым акчасын ышанып бирүебез юкка булмады.

Фәрхат Аюпов, универсаль технологияләр техникумы директоры:

– Мин быел үзара салым акчасын кеше башына 300 сум түгел, ә бер мең сум күләмендә кертергә тәкъдим итәм. Ул чакта республика бюджетыннан, узган еллардагы кебек – 1200 сум түгел, ә дүрт мең сум бүлеп бирелер иде. Кушып, күпме эш күләме башкарылуын исәпләп чыгару кыен түгел. Төзелгәннәрнең барысы да халыкка, безгә, балаларыбызга хезмәт итәчәк. Өч түгел, тугыз-ун балалар мәйданчыгы төзелер иде, төзекләндерелгән урамнар һәм ишегаллары саны да күпкә артыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев