Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов: “Районда чәчү кампаниясе тәмамланды дияргә була” 

Бүген «Волга-Селект» ҖЧҖдә булган район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районында чәчү кампаниясенә йомгак ясады.

Йөз процент чәчү кампаниясен, озакка сузылган яңгырлар аркасында, соңгы гектарларда сишәмбегә төгәлләячәкләр. 

– Механизаторлар бик актив һәм тиешле дәрәҗәдә эшләделәр, алар эшне ике сменада алып бардылар, ә бу чәчүне кыска срокларда төгәлләргә ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. 

Район башлыгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторларны, күбесенең смена нормаларын арттырып үтәвен билгеләп үтеп, адреслы Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкли.

Шуңа күрә игенчеләр хезмәт хакыннан тыш, эш нормасын арттырып үтәгән өчен, өстәмә түләүгә дә лаек булдылар. Премияләрнең суммасы зур булмаса да, механизаторлар өчен аларның район дәрәҗәсендәге хезмәтен бәяләү бик мөһим – бу алга таба эшкә этәргеч бирә. 

Район башлыгы сүзләренә караганда, көзге культуралар яхшы кышлаган. Хәзер, тукландырганнан соң, алар интенсив үсеш алды. Район басуларында гербицидлар кертү дәвам итә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү бара. Параллель рәвештә – бөртекле культуралар тамырдан тукландырыла. 

Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, туфракта дым җитәрлек, май яңгырлары һәм вакытында башкарылган чәчү эшләре комплексы һава торышы яхшы булганда мул уңышка нигез булачак. 

Кырчыларны алда шулай ук җаваплы чор – азык әзерләү сезоны көтә, район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасын ремонтлауга керешкәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев