Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов: «Минем төп бурычым – авылларны саклау»

Депутатлар корпусы тарафыннан өченче срокка сайланган район башлыгы Камил Гилманов район газетасы мөхәрриренә интервью бирде.

Анда ул алдагы көннәргә эшчәнлек программасын билгеләде, аксубайлыларны һәм авыл халкын нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләде.

– Камил Камал улы, депутатлар корпусы районны җитәкләүне янә Сезгә ышандырды. Өченче срокка калу Сезнең карар идеме? Аны кабул иткәндә Сез нәрсәгә таяндыгыз?

– Башка эшкә китү уе да бар иде. Әмма гражданнардан калуымны үтенгән мөрәҗәгатьләр күп булды. Эшләнгән һәм башкарасы эшләргә анализ ясап, мин ярты юлда ташлап китә алмадым. Минем карарны гаиләм дә хуплады, депутатлар да минем кандидатымны бертавыштан сайлады. Район Советы да Советны да, районны да мин җитәкләсен өчен тавыш бирде. Президентның, халыкның ышанычын акларга кирәк.

– Вәкиллекле орган белән эшне ничек төзергә планлаштырасыз?

– Минемчә, монда команда оешкан инде. Урынбасарым Илшат Заһидуллин үз вазыйфаларын яхшы башкара. Һәрхәлдә, эшлекле командировкада булганда, минем күңелем тыныч. Эшнең барганын беләм. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде һәм районда башкарма комитет хакимиятен кем җитәкләячәген конкурс комиссиясе хәл итәчәк. Кадрларда кардиналь үзгәрешләр булмаячак. Башкарма комитетта кайбер үзгәрешләр булачак, ә Советта команда булдырылган. Соңгы биш-ун елда без акрынлап кадрларны яңарттык.

– Район башлыгы вазыйфасында Сез үз алдыгызга куйган беренчел бурычлар?

– Без бистәне, районны үзгәртеп кору бурычын куябыз. Һәм без моңа өлешчә ирештек инде. Кайчандыр без асфальт юлларның ерак авылларга кадәр барып җитүе турында хыяллана идек. Мин эшли башлаганда Золин, Мазилин урамнары буенча машина белән түгел, җәяү дә үтәрлек түгел иде.

Әлбәттә, беренче елларда авыр булды. Беренче Президент Минтимер Шәрип улына рәхмәт әйтәсе килә – минем барлык мөрәҗәгатьләрем дә игътибарсыз калмады. Сораган кадәр күләмдә булмаса да, һәрвакыт ярдәм тойдым. Шулай УК бүгенге Президентыбыз каршында да.

Республика белән Рөстәм Нургали улы җитәкчелек иткән елларда районга программаларны тормышка ашыру өчен 500-600 миллион, кайчакта 850 миллион сумга кадәр бюджет акчасы бүлеп бирелде. Быел гына да юл төзелешенә 300 миллион, социаль объектларга 270 миллион сум акча бүлеп бирелде. Быелгы кризис елында да без федераль һәм республика бюджетларыннан 600 миллион сум акча үзләштерәбез.

– Сезнең яңа срокта авыл хуҗалыгын үстерү программасы каралганмы?

– Колхозлар һәм совхозлар таралганнан соң, без зур «Вамин–Татарстан» холдингын оештыра алдык, ул вакытта «Вамин-Аксу» дип атала иде. Алга таба бездә «Аксу-Агро», аннары «Рацин» төзелде. Һәм белгәнегезчә, зур холдинглар 2010 елгы уңышсыз елга һәм биш ел рәттән күзәтелгән корылыкка түзмәде. Бүген бездә барлык җирләр чәчелгән. Алар инвесторлар һәм күмәк фермер хуҗалыклары арасында бүленгән.

Бездә «Актай» һәм «Колос» кебек зур булмаган хуҗалыклар да бар. Иске Кыязлыда, белгәнегезчә, Алмаз Заһидуллиның арабыздан китүе сәбәпле, хуҗалык бушап калды. Әмма без Чистайда менә дигән фермер хуҗалыгын таптык, ул бүген Кыязлыда эшли. Анда 220 баш мөгезле эре терлек һәм 50дән артык ат китерелгән, эшләр яхшы бара.

Без «Волга Селект» кебек көчле инвестор таба алдык. Бу агрофирма нәтиҗәле эшли. Аның базасы иң заманча техника, шул исәптән туфрак эшкәртү техникасы белән җиһазландырылган. Эшчеләр лаеклы хезмәт хакы ала.

Бәхетсезлеккә каршы, Сөниев КФХның уңышсыз эшчәнлеге тарихта калды. Безнең районга инвестор Азат Җиһаншин килде. Аның бабасы Ирек Гариф улы Батыршин, бөтен республикада танылган «Үсәр» колхозы рәисе иде. Бүген бу җирләрдә аның оныгы эшли, бу авыл хуҗалыгы предприятиесе 13 мең гектар җир эшкәртә һәм монда мөгезле эре терлекләр дә бар.

Шулай ук инвестор Рәис Әхтәм улы Сөләймановны да билгеләп үтәсе килә, без быел аның хуҗалыгына югары продуктлы 700 баш тана китерәбез. Ике бүлекчәдән торган бу хуҗалыкның да киләчәге бар.

Тукай исемендәге колхоз базасында, «Раздолье» дип аталган авыл хуҗалыгы предприятиесе барлыкка килде, аны хуҗалык эшендә тәҗрибәсе зур булган Иван Шугаев җитәкли. Биредә без терлекләр баш санын саклап кала алдык, табигый ки, эш урыннарын да. Хуҗалыкка яңа техника кайта инде.

 Районны үстерүнең төп юнәлешләрнең берсе – гаилә фермалары. Бездә алар да яхшы гына эшли. Ильяс Сөләйманов, мәсәлән, сөт җитештерүне акрынлап арттыра, сыерлар баш санын арттырырга, хәтта робот-саву аппаратын эшләтеп җибәрергә ниятли. Грант отып, яңа ферма төзи башлады.

Марат Сафин да ферманы капиталь ремонтлады, ул да шулай ук маллар санын арттырырга планлаштыра. Мондый фермерларның күбәюе, әлбәттә, мине җитәкче буларак сөендерә.

– Якын киләчәктә сезнең социаль өлкә, бюджет оешмаларын үстерү программагыз нинди?

– Мәгарифтән башлыйк. Кызганычка каршы, без бөтен мәктәпләрне дә ремонт белән колачлый алмадык. 2008 елда мин район белән җитәкчелек итә башлаганда, 37 белем бирү учреждениесендә ремонт таләп ителә иде.

Иң яңа саналган, 10 еллык мәктәп тә түбәсен алмаштыруга мохтаҗ иде. Һәм бүген бу мәктәпкә ремонт кирәк. Бер ул гына түгел. Чөнки мәктәпләрне ремонтлау программасы бер ел эчендә бөтен төр ремонт эшләрен дә күздә тотмый. Әмма бүген бездә, нигездә, барлык мәктәпләр дә таләпләргә һәм стандартларга туры килә. Бер генә мәктәп тә түбәсеннән су үтүдән җәфа чикми, аларның барысында да җылы. Газ казаннары барысы да яңага алмаштырылган. Ел саен без бюджеттан тыш акча табабыз һәм аларны өстәмә ремонтлауга тотабыз, мәсәлән, быел без Рус Кармәте һәм Иске Тимошкино мәктәпләрендә шулай эшләдек.

Ел саен мәгариф, мәдәният объектларын, коммуникация челтәрләрен ремонтлау һәм төзүгә без җирле бюджет акчасын тотабыз.

– Сезнең программа аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, ветераннарга һәм халыкның башка социаль якланмаган катламына ярдәм итүне күздә тотамы?

– Сугышта катнашкан 360 тан артык ветеран торак төзү һәм сатып алуда ярдәм чараларыннан файдаланды. Без алар өчен 60 яңа өй төзедек. Шуңа күрә ветераннарыбыз үпкәләмәс дип уйлыйм. Соңгы елларда бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннары алдында да безгә оят түгел. Районның аз тәэмин ителгән гражданнары, күп балалы гаиләләре һәм аз керемле гаиләләр – тиешле хезмәтләр контролендә. Пандемия чорында алар дәүләттән генә түгел, нефтьчеләрдән дә ярдәм алды.

Район җитәкчесе буларак, минем төп бурычым – авылларны саклап калу. Ә моның өчен яшьләрнең авылларда калуы кирәк. Һәм моның өчен без барлык юлларны да эзлибез.

Күптән түгел мин Вячеслав Панков белән очраштым һәм аңа Иске Тимошкинодагы берничә юнәлеш буенча эшләячәк объектны тәкъдим иттем. Тимер-бетон, металл түбәябу материаллары, трансформатор эшләнмәләр һәм берничә башка юнәлеш буенча. Бу проектны Мидхәт Шәһиәхмәтовка да тәкъдим иттек. Иске Тимошкинода кимендә йөз эш урыны булдырылачак.

Минем бурыч – ИскеТимошкино, Яңа Тимошкино, Иске һәм Яңа Ибрай кебек зур авылларда яшьләр өчен эш урыннары булдыру.

Иске Мокшинода гөмбә үрчетү цехы үсеш ала, анда бүген 30 кеше эшли. Суган киптерү цехы ачылгач, эш урыннары артачак.

Валерий Сапеев яңа кошчылык фермасы төзи, ул да быел 34 миллион сумлык грант отты. Ул да өстәмә рәвештә тагын 15-20 эш урыны ачар дип уйлыйм.

– Яшьләр, балалар бакчалары һәм спорт мәктәпләре булганда, ялларны оештыру өчен шартлар тудырылганда гына районга кайтачак бит...

– Балалар бакчалары, шул исәптән яңасы да, мәктәпләр, спорт объектлары – боларның барысы да бездә бар. Без күп функцияле «Юность» спорт залы төзедек, анда волейбол, баскетбол уйныйлар, күп төр көрәш һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнәләр. Безнең сәнгать мәктәбебез, мәдәният йортыбыз бар, анда балаларны төрле юнәлешләр буенча җәлеп итәләр.

Бер сүз белән әйткәндә, балалар гына булсын, ә аларның үсеше өчен шартлар тудырылган. Әмма демография бүгенге көндә проблемалы мәсьәлә булып кала бирә.

– Авыл территорияләрен үстерү программасы безнең авылларга кайчан килеп җитәчәк?

– Быел районның биш авыл җирлеге төзекләндерү программасында катнашты. Кайдадыр юллар төзелә, кайдадыр – спорт мәйданчыклары, парклар һәм скверлар төзекләндерелә.

Күп кенә җирлек ләр үз территорияләрен грантлар хисабына төзекләндерделәр. Моның белән генә тукталып калмаячакбыз дип уйлыйм. Авылларны, торак пунктларны матуррак итәргә ярдәм итәчәк барлык программаларда катнашачакбыз.

Һәм беррәттән икътисадны үстерүне дәвам итү, иң мөһиме – кешеләр, аларның иминлеге турында кайгырту. Ниятләнгәннәрнең барысын дә башкару һәм тормышка ашыру өчен тырышачакмын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев