Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов: «Безнең бистәнең иминлеге – сәламәт балалар һәм яшьләр»

Район хакимиятендә наркотикларга каршы комиссиянең 2021 елның 1 яртыеллыгында халык арасында эш нәтиҗәләре буенча чираттагы утырышы булды.

Утырыш район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә узды. Полиция, мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм профилактика органнары хезмәткәрләре кергән комиссия әгъзалары район территориясендәге наркоситуацияне анализладылар, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тикшерделәр һәм «җәмгыять авыруларына» каршы тору чараларын билгеләделәр.

Комиссия алдында доклад белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров һәм Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева чыгыш ясадылар. Алар 2021 елның 1 яртыеллыгында халык арасында алкоголизм, тәмәке тарту һәм наркоманияне профилактикалау буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, халык арасында наркотиклы үсемлекләр үстергән, наркотик яки психотроп матдәләрне куллану яки саклау, шулай ук аларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы турында аңлату әңгәмәсе үткәрелә. «Кайнар линия» телефоны эшли, аның буенча наркотик чаралар белән кызыксынучы шикле затлар очраганда шалтыратырга мөмкин, массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив эш алып барыла.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов районда балалар һәм яшүсмерләр арасында наркомания, алкоголизм һәм токсикомания белән авыру күрсәткеченә йогынты ясаучы мөһим факторларга игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, күп кенә ата-аналар балаларының ПАВ куллануларын яшерәләр.

Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, районда узган ел белән чагыштырганда хәл тотрыклы кала. «Наркотик матдәләрне зарарлы куллану» диагнозы белән профилактик исәпкә яңа затлар куелмаган.

– Наркотик кулланучыларны ачыклау өчен безнең яктан күп эшләнә, төрле тикшеренүләр үткәрелә. Әмма бер кискен проблема кала – безнең хастаханәдә көн саен кабул итү алып бару өчен табиб-нарколог юк, – дип ассызыклады районның сәламәтлек саклау җитәкчесе.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев белешмәсе буенча, агымдагы елның узган җиде аенда наркотик чараларның, көчле һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү буенча үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында районның полиция хезмәткәрләре тарафыннан 4 административ беркетмә төзелгән. «Мәк-2021» операциясенең беренче этабы кысаларында район территориясендә кыргый үскән өч киндер чыганагы ачыкланган. Авыл җирлекләре җитәкчеләренә наркотиклы үсемлекләр үскән урыннарны юк итү буенча күрсәтмәләр чыгарылды.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, өлкәннәр, балалар, яшьләр белән зур агарту эшләре алып барыла. Гомумән алганда, район буенча хәлне контрольдә тотып булса да, республика буенча эшләр башкача. Аксубайлыларның бер өлеше районнан читтә наркотик чаралар кулланучы компанияләр йогынтысына “эләгә”. Шулай итеп, операция кысаларында полиция хезмәткәрләре наркотик чараны шәһәрдән шәхси файдалану өчен ташыган бистәдә яшәүче кешене тоткарлаган.

– Уртак планлы эшне дәвам итәргә, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә кирәк. Без яшьләр арасында да, тулаем район халкы арасында да наркомания һәм эчкечелеккә каршы көрәшне дәвам итәргә тиешбез. Балалар онытылмаслык хис-кичерешләрне файдалы шөгыльләр: спорт, төрле ял, уңай мисалларда тәрбияләү юлы белән алырга тиеш. Безнең бистәнең иминлеге – сәламәт балалар һәм яшьләр, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев