Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов: «Без иҗат итүгә юнәлгән»

Аксубай районы Республика көнен төрле тармаклардагы уңышлары белән каршылый.

Бу хакта газетабызга район башлыгы Камил Гилманов сөйләде.

Район үсешенең төп һәм өстенлекле юнәлеше булып кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш сыйфатын яхшырту тора.

Федераль, республика программалары уңышлы тормышка ашырыла – ФАПларга капиталь ремонт ясала һәм яңалары төзелә, күпфатирлы йортларга, мәктәпләргә ремонт ясала. Быел беренчеләрдән булып Мазилин урамындагы сквер, яр буен төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек һәм уңышлы тәмамладык. Фонтан эшли башлады, балалар, яшүсмерләр, яшьләр, өлкән буын өчен ял зонасы булдырдык.

Җәяүлеләр юлы дүртбиш урамны тоташтыра, бу аксубайлыларның күптәнге хыялы иде. Юл, күпләр өчен, бүген өйдән алып эшкә кадәр кыскарак кына түгел, куркынычсызрак та булды. 2021 ел район, республика һәм тулаем ил өчен гади ел түгел. Икенче ел без пандемия шартларында яшибез, бу, һичшиксез, тулаем икътисадта да чагылыш таба. Безнең район-авыл хуҗалыгы районы. Бу тармак-район бюджетының төп өлеше. Без корылыкта да эшләргә, уңыш алырга өйрәндек. Корылыклы җәй булуга карамастан, быел чәчтеләр дә, уңыш та җыеп алдылар. Районны ашлык, фураж белән дә тәэмин иттеләр.

Районда яңа инвестор – «Агрораздолье» агрофирмасы уңышлы эшләп килә, ул күрше районда да хуҗалык алып бара. Бу-заманча техника, заманча алымнар. Алар быел гектарыннан 50 һәм аннан да күбрәк центнер уңыш үстергәннәр, чәчүлек мәйданнарын да ике тапкыр арттыралар. Җирдә рентабельле эшләү өчен туфракны югары технологияләр белән эшкәртү, культуралар игүнең яңа ысулларын керткәннәр. Туфракны кышкы эшкәртү, минераль ашламалар кертү практикасы да бар.

Уңышлы инвесторлар арасында «Волга-Селект « та бар. Биредә матди-техник базаны ныгытуны дәвам итәләр, 16 миллион сумлык үсемлекләргә сиптерү өчен сыек ашлама ясау предприятиесе, элеватор төзиләр. Терлекчелектә яңа алымны «Аксу Агро»агрофирмасында алдылар. Биредә көтүлекләрне яңарту эшләре алып барыла, лейкозга каршы көрәшне активлаштыралар, югары сөт бирә торган таналар кертелә, бер ел эчендә савымны арттыралар. Бу агр о фирма үсемлекчелек өлкәсендә дә тырышып эшли. Әкренләп техника паркы, чәчү агрегатлары яңартыла, энергиягә бай булган тракторлар сатып алынды, комбайн паркы көчәйтелде. Район үсешенең финанс-икътисади күрсәткечләренең уңай динамикасы районда алынган инвестицион курсның нәтиҗәлелеген раслый. Бу өч эре инвестор, һичшиксез, үз нәтиҗәсен күрсәтәчәк.

Б ү г е н г е к ө н д ә Мөхәммәдиевлар, Шакировлар гаиләләре кебек кече фермер хуҗалыклары актив үсеш ала. Фермер Ильяс Сөләйманов 150 башка исәпләнгән роботлаштырылган ферманы файдалануга тапшыра. Биредә көн саен 2 тонна сөт савыла. Марат Сафин терлекләрнең баш санын арттыра. Район территориясендә 61 фермер хуҗалыгы эшли, алар арасында Гуляковлар, Григорий Погодкин гаиләләре дә бар. Хезмәт сөючәнлек-ул теләсә кайсы хуҗабикәнең уңыш нигезе. Зур уңышларга ирешү кечкенә адымнардан башлана. Дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидияләр бирә, фермалар һәм объектлар төзүгә бушлай миллионнар бүлеп бирә. Безнең команда да үз ягыннан грантлар алырга ярдәм итә, теләсә нинди башлангычны хуплый. Шуңа күрә бизнесны авылда да төзеп була, бары тик теләк кенә кирәк.

Район халкы рай - он үзәге, шулай ук авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү буенча борчылалар. Бездә дә күп эшләр башкарылды: парклар, скверлар, спорт мәйданчыклары, тротуарлар, фонтаннар төзелде. Татарстан Президенты, район җитәкчелеге адресына бик күп рәхмәт сүзләре ишетәбез. Бу-район командалары һәм безгә ярдәм итүче халык хезмәте. Төзекләндерү буенча төп программаларның берсе - «Безнең ишегалды» Президент программасы. Без ишегалларны сарайлардан, чүп-чардан чистарттык, тротуарлар салабыз. Балаларга уйнарга, ял итәргә урын бар. Һәр урам төзекләндерелергә, я ш е л л ә н д е р е л е р г ә , чәчәкләргә күмелергә тиеш дип саныйм. Гомумән алганда, районыбыз үсә, төзелә, күп кенә перспективалы программалар эшли, авыллар үсә, объектлар төзелә.

Безнең максатыбыз – Аксубай җирендә яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа күрә ел саен районда федераль, республика, муниципаль программаларын тормышка ашыру өстендә эшлибез. Авыл җирлекләренә үзара салым мәсьәләсендә ярдәм итүләре өчен халыкка рәхмәт. Безнең район-безнең йортыбыз. Бәйрәмнәрдә дә, эш көннәрендә дә районыбызны чиста тоту-безнең төп бурычыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев