Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов: без барыбыз да бер чылбыр буыны

Узып баручы ел тарих сәхифәләренә кергәндә без район күләмендә башкарылган эшләребезгә йомгак ясап, хезмәт нәтиҗәләрен барлыйбыз. Район һәм барлык тармаклар өчен ел нинди булды – район башлыгы Камил Гилманов белән яңа ел әңгәмәсендә.

– Камил Камал улы, узып баручы елга Сез нинди бәя бирәсез, ул үзенчәлекле булдымы һәм нәрсәсе белән?

– Барыннан да элек безнең авыл хуҗалыгы районы өчен ел шунысы белән уңышлы булды, узган елның көзеннән туфракта яхшы дым сакланып калды, кыш та карлы булды. Елның уңышлы булуы өчен бу беренче шарт.

2019 елда без чәчү чорында да, урып-җыю компаниясе вакытында да барлык авыл хуҗалыгы эшләрен республикада беренчеләрдән булып тәмамладык. Ел шунысы белән дә истәлекле булды, район Татарстан Президентын ике тапкыр каршы алды – Мюд авыл җирлеге территориясендә гөмбә үстерү буенча заманча завод төзелде һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында ул эшләп китте.

Район тарихында беренче тапкыр Аксубай җирендә чуаш мәдәниятенең Уяв Республика төбәк бәйрәме узды, Аксубай җирендә аның традицион әйлән-бәйләненә Рөстәм Нургали улы һәм Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та басты.

Алар катнашында Аксубайда Татарстанның беренче министры, якташыбыз Александр Гуляев истәлегенә парк ачылды. Кунаклар Аксубай универсаль технологияләр техникумының капиталь ремонтланган тулай торагында булдылар.

Уявны уздыру өчен мәйданчык төзүдә катнашучыларга, мәдәни программа әзерләүчеләргә, кунакларны һәм район халкын каршы алучыларга һәм аларны тукландыруны оештыручыларга, какшамас дуслык һәм бердәмлек өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Бездә бер генә милләт, без – аксубайлылар дип кабатлап әйтәсем килә, һәм районда бөтен милләт халкының да дус, тату һәм бердәм булып яшәвен, бәйрәмнәрне бергәләп уздыруыбызны Уяв тагын бер кат исбатлады.

Районга Уявны югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен республиканың беренче затлары гына түгел, ә Россия төбәкләреннән килгән кунаклар да яхшы бәя бирде. Районга өч меңгә якын кунак килгән иде. Ел тагын шунысы белән дә үзенчәлекле, барлык социаль объектлар да Республика көнен бәйрәм итүгә кадәр сафка бастырылды һәм ачылды.

Шуларның иң эреләре – республика президенты һәм милли проект кысаларында төзелгән – МЮДта күп функцияле үзәк һәм Иске Ибрайда табиблык амбулаториясе. Район үзәгендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү актив алып барыла – үзәк урамнар, ишегаллары төзекләндерелә, балалар уен мәйданчыклары төзелә.

– Сез, авыл хуҗалыгы – безнең районда өстенлекле тармак, дип әйттегез…

– Чыннан да, район җир белән яши һәм анда эшләүче кешеләре аның өчен кыйммәтле дә. Район территориясендә өч эре агрофирма эшли һәм беренче чиратта инвесторларыбызны Аксубай җирендә уңышлы эшчәнлек алып барганнары өчен билгеләп үтәргә кирәк. Басуларда барлык агрочаралар циклы вакытында башкарылды, бу техниканың югары дәрәҗәдә әзерлегенә бәйле.

Аграрчылар тарафыннан техника, запас частьләр сатып алуга зур акчалар тотылды. «Волга Селект», «Аксу Агро» агрофирмалары, кайбер фермер хуҗалыклары программалар, лизинглы грантлар һәм башка каналлар аша заманча яңа техника сатып алдылар. Быел техникага йөкләнеш уртача республика дәрәҗәсенә җитте, комбайнга бу биш йөз гектар урып-җыю мәйданы.

Инвесторлар чәчүлек мәйданнарын кыска срокларда комплекслы эшкәртү, чәчү мөмкинлеге биргән туфрак эшкәртү техникасы сатып алдылар. «Волга Селект» быел басуларга «Джангир» маркалы унбиш трактор һәм 10 комбайн алып чыкты. Районда уңышлы эшләп килгән инвесторлар – Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге «Агроинвест» УК, якташыбыз Азат Җиһаншин җитәкчелегендәге «Татлизинг», Михаил Сыроватский җитәкчелегендәге «Волга Селект»ны, башкарма директорлар Равил Мусин, Әсгат Габдуллин, Иршат Хәнифовларны, барлык кыр эшләрен дә яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган белгечләрне һәм механизаторларны билгеләп үтәсем килә.

Бүген универсаль технологияләр техникумы төрле белгечлекләр һәм шулай ук ярдәмче хуҗалык алып бару буенча да авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләүдә алдынгы. Белеп хуҗалык итүе, тулай торакны, уку корпусларын капиталь төзекләндергәне, белем алу өчен уңайлы шартлар тудырганы өчен техникум җитәкчесе Фәрхат Аюпов хезмәтенә лаеклы бәя бирергә кирәк.

Ул җитәкләгән коллектив республиканың моңа охшаш уку биналары арасында уңыш алуда лидерлыкны тота. Иван Шугаев җитәкләгән «Актай» – хуҗалыкны саклап калган, үзебездә җитештерелгән техниканы кулланган һәм шул ук вакытта эшне уңышлы алып барган, чәчүне дә, урып-җыю эшләрен дә беренчеләрдән булып тәмамлаган хуҗалыкларның берсе. Әлеге агрофирма ат асрау белән дан тота,

Актай чабышкылары республикада гына түгел, Россиядә дә призлы урыннарны яулыйлар. Фермер Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Петр Погодкин, Гайфетдин Сыраев, Рәмис Мингатин һәм башкалар районда уңышлы эшләп киләләр. Җирдә хуҗалык итү өчен аларга барлык шартлар да тудырылган, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча Президент республика программалары өлешендә дә аларга сизелерлек ярдәм күрсәтелә.

– 2020 ел Россиядә хәтер һәм дан елы итеп игълан ителде, Татарстанда – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елы. Киләсе елда Аксубай районының бөтен халкын берләштерәчәк нинди дә булса проект гамәлдәме?

– Проектлар бихисап. Аларның барысы да алда әйтеп үтелгән даталарга бәйле булачак һәм башкалары да бар. Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыклары алдында тез чүгеп, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына күләмле чаралар оештырылачак, алар яңа елга аяк басуга ук башанып китәчәк.

2020 ел «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый» шигаре астында узачак, барлык авыл җирлекләрендә дә сугыш батырлары истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар ремонтланып, тиешле торышка китереләчәк, ә район үзәгендә парад әзерләнә, бүген якташлар истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барыла, бер генә исем дә аталмыйча калмасын өчен, исемлекләргә төгәллекләр кертелә, алар системалаштырыла. Һәлак булганнар һәм Җиңү белән кайтучыларның исемлекләрен тагын бер кат чагыштырачакбыз.

Газетада һәм басма сайтында «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына» сугышта һәлак булган һәм Җиңү белән кайтканнарның истәлеген мәңгеләштерү проектын ачып җибәрүегез өчен сезнең җитәкчелектә «Авыл таңнары» газетасы коллективына рәхмәт әйтәсе килә. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча да максатка юнәлешле эш алып барыла, хәзерге вакытта безнең район буенча мәгълүмат җыю бара.

Тагын бер зур дата: 2020 елда Аксубай районы оешуга 90 ел була. Димәк проектларны гамәлгә ашыру өчен юбилей һәм истәлекле даталар җитәрлек, аларга белем бирү һәм мәдәни учреждениеләр генә кушылып калмаслар, бу идеяләрне район халкы да актив хуплар дип уйлыйм.

Уртак эшкә үз өлешләрен кертүчеләрне дә әйтеп узасы килә. Болар районның төзелеш оешмалары, мәгариф, мәдәният бүлекләре, спортчыларыбыз – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балалар спорт мәктәбе, ветераннар советы һәм безнең актив җәмәгатьчеләребез – Галина Бобкова, Евгений Копанев.

Бүгенге көндә исән булган аксубайлылар – Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннәтулла Фәтхуллин, Елисей Тимирясов, Нина Телешевалар алдында баш иябез, алар район тормышыннан читләшмиләр, безнең өчен чыдамлык һәм батырлык үрнәге булып, үсеп килүче буынга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар. Барлык программаларны да оештырган һәм тормышка ашырганнары өчен совет һәм башкарма комитет составына рәхмәт белдерәм, ел дәвамында район территориясендә 30дан артык программа эшләнде һәм гамәлгә ашырылды.

Медицина хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, редакция, прокуратура, полиция, күзәтчелек органнары коллективларына аерым рәхмәт белдерәсе килә. Барлык тармаклар һәм ведомстволар – бер чылбыр буыны, бары тик уңышлы хезмәттәшлек булганда гына, без барлык уй-ниятләребезне тормышка ашыра, районны төзекләндерә һәм матурайта, барлык юнәлешләр буенча казанышларыбызны арттыра алачакбыз. Бергәләп төзиячәкбез, балалар үстерәчәкбез һәм иң кыю проектларны гамәлгә ашырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев