Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов «Авыл таңнары» коллективы белән очрашты

Район башлыгы Камил Гилманов «Татмедиа» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясенең иҗат коллективы белән очрашты.

Коллектив 2020 елның октябрендә билгеләп үтеләчәк район газетасының 90 еллыгына әзерлек эшләре алып бара. Редакция диварларында «90 елга сузылган тормыш» фотокүргәзмәсе әзерләнде һәм район башлыгы аның белән беренче танышучы булды.

Ул фотоларда сурәтләнгән мөхәррирләрне, каләм ияләрен исемнәре белән атап чыкты. Хәзерге редакция бинасында кайчандыр район авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан булуын, ә үзенең бүлекләрнең берсендә белгеч булып эшләгән чорны искә алып сөйләде.

Түгәрәк өстәл артында район башлыгын газета коллективының бүген ниләр белән яшәве, иртәгесе көнгә планнары, басмага язылуның ничек баруы һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.

Аралашу дустанә мохиттә үтте. Камил Гилманов 2019 елның 1 декабрендә район үзәгендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачагы хакында искәртте. Районда барган уңай үзгәрешләр турында газетачылар барыннан да күбрәк беләләр, авылларның һәм район үзәгенең ничек төзекләндерелүе турында безнең газета даими яктыртып бара.

Башлык район газетасы хәбәрчеләренә алга таба да «көн пульсы»нда булуларын теләде. Коллективка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, ел башыннан редакциядә тамырдан үзгәрешләр булуын, филиалның икътисади хәле яхшыруын, хуҗалык эшләре, ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне билгеләп үтте.

– Район газетасы – районда халык белән элемтәне тәэмин итүче бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы. Шунысы куанчылы, соңгы вакытта аның дизайны да, эчтәлеге дә күпкә яхшырды, – дип нәтиҗә ясады Камил Камал улы. – Газета һәр өйгә килергә тиеш дип саныйм һәм барысын да басмага язылырга чакырам – чөнки без районда бер гаилә булып яшибез һәм без үзебезнең уртак йортыбызда ниләр эшләнгәнен белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев