Камал театры яңа оркестр белән яңартылган репертуар концертына чакыра
Музыкантларны «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында ишетеп була.
Камал театры яңартылган оркестры белән таныштырачак. 2 июньдә яңартылган репертуар белән концертка билетлар сатыла башлаган.
«Яңартылган оркестр сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Музыкантларыбызны сез „Зәңгәр шәл“, " Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында, театр уздырган чараларда ишетә аласыз, — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Шулай ук флешмоблар, урамда узачак концертлар, фестивальләр һәм оркестр катнашындагы башка чаралар көтелә.
- Данияр Соколов — музыкаль бүлек җитәкчесе, дирижер
- Фуат Әбүбәкиров — скрипка
- Рафаэль Абдуллин — бәрмә уен кораллары
- Лилия Амосова — флейта
- Григорий Беляков — тромбон
- Ильдар Закирҗанов — бас-гитара
- Динә Закирова — скрипка
- Виктория Ихсанова — скрипка
- Рамил Кадыйров — валторна
- Татьяна Ларина — скрипка, концертмейстер
- Ирина Морозова — скрипка
- Алевтина Мусаткина — скрипка
- Иван Николаев — торба
- Екатерина Петрова — флейта
- Вячеслав Пуцан — контрабас
- Рөстәм Сираев — кларнет
- Анастасия Удовидченко — виолончель
- Лилия Хәбибуллина — скрипка
- Татьяна Ченцова — скрипка
- Ангелина Шарнина — скрипка
- Игорь Шлемов — альт
- Илназ Якшәмбетов — фагот
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев