Кама Тамагы районында адашкан инвалид пенсионерны чокырдан тапканнар
81 яшьлек ир-атны авылдан ике чакрым ераклыктан тапканнар.
Кама Тамагы районында кичә өеннән чыгып киткән 81 яшьлек инвалидны чокырдан тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Бүген 9:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Сөйки авылында яшәүче 81 яшьлек инвалид ирнең өеннән чыгып китүе һәм кайтмавы турында хәбәр иттеләр”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән №116 эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, №1 эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм волонтерлар тирә-яктагы авылларны,20 квадрат чакрым мәйданда урманны, якын-тирәдәге чокырларны йөреп чыккан.
16:45 сәгатьтә адашкан пенсионерны авылдан ике чакрым читтәге чокырда табалар. Соңрак өлкән яшьтәге ирне тикшерү өчен Кама Тамагы район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев