Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Калина» машинасы Аксубай яр буеның җәяүлеләр зонасына килеп кергән һәм могҗиза белән генә инешкә төшми калган

Иртән эшкә ашыккан аксубайлылар яңа яр буенда елга өстендә эленеп торган автомашинаны күреп алганнар.

Руль артындагы кеше, яр буе матурлыгына, җәяү түгел, ә машина белән йөреп үтеп, сокланырга теләгәндер, мөгаен. Автомобиль төзекләндерелгән территориянең ахырына кадәр диярлек барып җиткән һәм, брусчатканы узып, амфитеатр янында ук туктаган, могҗиза белән генә суга чуммый калган. Автомобиль хуҗасының исеме билгеле инде.

Гадәттән тыш хәл урынында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да булды.

– Аксубайлылар кулы белән район халкына ял итү өчен булдырылган җәяүлеләр зонасына машина белән килеп керүне, ахмаклык димичә, ничек атыйсың?! Күз алдына китерегез әле, әгәр бу мизгелдә балалары белән яшь парлар йөрсә. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең яраткан урынына әверелде, алар биредә ял итеп йөриләр һәм алар үзләрен тулысынча куркынычсыз итеп хис итәргә тиеш. Тәртип бозучыга бөтен катгыйлык буенча җәза биреләчәк, аның бу гамәле акланырга тиеш түгел, – дип шәрехләде Илшат Заһидуллин.

Урынга шәһәр тибындагы бистә җитәкчесе дә килде.

– Яр буе машиналар өчен түгел, халык өчен булдырылган, төзекләндерү кагыйдәләре буенча беркетмә төзиячәкбез, кем булуын ачыкларбыз, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бакиров.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә автомобиль хуҗасын ачыклау кыенлык тудырмады, ул Мазилин урамы белән янәшә Пролетар урамында яшәүче булып чыкты.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре автомобиль хуҗасының машинасын куып китүләре турында полиция бүлегенә үзенең мөрәҗәгать итүен әйттеләр. Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге җитәкчесе району Илгиз Алмакаев хәбәр иткәнчә, автомобильне урлау факты буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә.

Иртә белән яр буенда йөргән пенсионерлар да әлеге хәлне күреп куркуга калганнар, алар да яр буенда автомобиль белән җәяүлеләр зонасына килеп кергән кешене җәзага тартуны сорыйлар. Хәзер алар бу тыныч урында йөрү куркынычсыз түгел икән, дип борчыла. Хәлне безнең хәбәрче дә тикшерде. Без автомобиль хуҗасының йортына бардык. Ул төнлә "Калина"ны капка төбеннән куып китүләрен яшермәде.
– Ул менә монда тора иде, – дип машина торган урынны күрсәтте автомобиль хуҗасы, – ачкычлар өйдә, машина бикле иде, сигнализация эшли, мин аны яптым, ул тавышсыз, типсәң, утлары кабына, ләкин тавыш чыгармый. Кичә мин машинада йөрдем, менә шунда калдырдым, менә ачкычлары, – дип хуҗа безгә машина ачкычларын күрсәтте. – Уяндым – машина юк.

Яр буенда төнге сәфәрдә йөргән гаеплене полиция хезмәткәрләре генә түгел, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе дә җәзага тартачак. Административ комиссия секретаре Николай Камбулов хәбәр иткәнчә, аңа 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.

Бу хакта ишеткәч, пенсионерлар җәмәгатьчелек исеменнән штраф суммасын максималь дәрәҗәгә күтәрүне сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев