Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кагыйдә боздың икән – штраф түлә

Аксубай ЮХИДИ һәм УПП хезмәткәрләре тарафыннан штраф түләмәгән өчен тугыз ай эчендә 108 материал төзелгән.

Ике материал буенча арест салынган, 11 эш буенча мәҗбүри эшләр билгеләнгән, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган. Шулай ук ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәтләре белән берлектә гражданнарның ике транспорт чарасына арест салган.

Гамәлдәге закон кысаларында штраф административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яисә унбиш тәүлеккә административ арест билгеләүгә, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне үз эченә ала.

Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл куркынычсызлыгы өлкәсендә административ хокук бозулар турында мәгълүматлар алу өчен электрон сайтларга ешрак мөрәҗәгать итәргә һәм карарларның электрон сылтамасына язылырга киңәш итә.

Һәм үзең өчен, кагыйдә боздың икән – штраф түлә, дигән яхшы гадәтне булдырырга, ә квитанцияне һәрчак үзең белән йөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев