Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Каен урманы шаулап үсәчәк

Аксубай урманчылыгы территориясе яңа үсентеләр белән тулыланачак.

Аксубай районында ”Урманнарны саклыйк” акциясе кысаларында агач утырту башланды.

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективлары Аксубай участок урманчылыгының 40 нчы кварталында каен үсентеләре утырттылар. Урманчылык һәм урман хуҗалыгы аппараты хезмәткәрләре – агач утырту эшен энәсеннән җебенә кадәр белгән кешеләр. Шуңа да карамастан, җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин утыртуның иң төп моментларын искә төшереп үтүне урынлы дип саный. Бу бик мөһим. Чөнки үсентеләрнең ничек үсеп китүе, аларны җиргә ничек дөрес утыртуга бәйле.

Урманчылар төп процессны белеп башкардылар. Ул күп көч, тырышлык таләп итә. Эшкә керешеп ярты сәгать вакыт узганнан соң ук сөрелгән полосаларда төгәл саф булып төзелгән каен үсентеләрен күрергә була иде инде.

Агач утырту эшләре бер гектар мәйданда башкарылачак. Бу участокка 4 мең төптән артык каен үсентесе кирәк булачак.

– Урман утыртуга Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре дә кушылды, – диде Андрей Ильмухин. – Алар да шулай ук каен үсентеләре утырталар, утырту 1 гектар мәйдан биләячәк. Ә Ибрай участок урманчылыгында исә авыл территориясендә агачлар утырталар.

Еллар узар, һәм кешеләр ак кәүсәле кан үсентеләренә карап сокланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X