Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кадрлар барысын да хәл итә

“Актай“ агрофирмасының уңышлы хуҗалык итүенең төп нигезе булып сыналган кадрлар тора.

Бу турыда  республика комиссиясе тарафыннан азык әзерләү техникасын кабул итү вакытында «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Маметов билгеләп үтте.

Монда эшләүче  механизаторларның күбесе «Аксубай» совхозы вакытында ук эшли башлаган һәм үз хуҗалыгына, туендыручы җиренә  тугры калган. Алар арасында хуҗалык белән төрле авырлыклар   кичергән, оптимистик рухта  эшләүче  идарәче  Михаил Градусов та бар.

– Агрофирмада чәчү мәйданы 1231 гектарны тәшкил итә. Быел чәчүне узган еллардагы кебек тәмамлый алмадык, чөнки туфракта дым  күп иде, шуңа күрә  барлык участоклар да вакытында өлгермәде. Чәчүләрне тәмамлау буенча рапортны бер атнага соңрак бирдек.  250 гектарда сабан бодае, 200 гектарда арпа, берьеллык үләннәр чәчүне дә  уңышлы башкарып чыктык. Бездә артык кешеләр юк, шуңа да барысына да вакытында өлгерергә туры килә, чөнки кичә чәчүне тәмамлаган булсак, бүген инде  терлек азыгы әзерләү белән мәшгульбез, – ди Михаил Иванович.

Чәчү эшләрен бертуган Александр һәм Виталий Горбатовлар җитәкчелегендәге ике механикалаштырылган звено алып барды. Хәзер алар икесе дә үлән чабу белән мәшгуль. Анатолий Тюрин печән җыя, культиваторчылар Петр Капитонов һәм Алексей Офимкин азык әзерләү сезонында пресс җыюда  эшлиләр. Камаз машинасы йөртүчеләр Илшат Сәгыйров, Александр Золин һәм Дмитрий Захаркин басулардан печәнне ташыячак.

Печәнне чаба башласалар да, яңгырлар әлегә терлек азыгы әзерләүне тоткарлап тора. Ә оста хуҗалыклар һава торышының теләсә кайсы вакытында вакытны бушка үткәрмиләр. Идарәче билгеләп үткәнчә, яңгырлардан соң актайлылар уҗымнар өчен чиста пар җирләрен әзерли башладылар. Биредә Михаил Ефимов һәм Валерий Купцов эшли.

Кадрлар барысын да хәл итә – бу, һичшиксез, актайлылар турында әйтелгән. Агрофирманың трактор паркы да яңа түгел, механизаторлар үзләре техниканы ремонтлыйлар һәм аның техник торышын да күзәтәләр. Һәр сезонда алдынгылар рәтендә булган  механизаторларның фамилияләрен безнең укучыларыбыз бик яхшы белә.

Барлык агротехник эшләр комплексын вакытында  үтәргә тырышалар. Әзерләү сезоныннан соң да алар, иптәшләрен һәм агрофирманы кыен хәлдә калдырмас өчен, чәчкән һәм үстергән уңышны  вакытында җыеп алу планын  кора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев