Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кабул итүдән соң – терлек азыгы әзерләүгә

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөкләмәсе буенча Татарстан районнарында терлек азыгы җыю техникасын кабул итү бара.

    Дүшәмбе көнне Аксубай районында терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлекне  тикшерделәр.

    Әзерлек сызыгына районның барлык агрофирмаларының 80 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары куелды, шул исәптән комбайннар, чапкычлар, печән әйләндерү җайланмалары, прессподбощиклар.

    Техниканың әзерлеген махсус комиссия тикшерде, аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Маметов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин, механикалаштыру буенча консультант Рамил Фәттахов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Илдар Бикмөхәммәтов бар иде.

    Техниканы тикшерү Сунеев күмәк фермер хуҗалыгының «Луч» бүлекчәсендә, «Актай», «Аксу Агро», «Аксубай» агрофирмаларында узды. 

    – Безнең алда бик җаваплы бурыч – сезнең хуҗалыкларның азык җыю техникасының әзерлеген тагын бер кат тикшерү, – дип билгеләп үтте агрофирмалар җитәкчелеген һәм механизаторларын сәламләп, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рөстәм Гатин.– Техниканы никадәр дәрәҗәдә  ышанычлы әзерләвегез азык әзерләү процессына, сезнең хезмәт хакына, ә оператив һәм көйле эшләвегез -терлекләрне кышлатуның ни дәрәҗәдә тук булуына бәйле.

    Комиссия булган хуҗалыкларда үзйөрешле чапкычлар,  азык әзерләү комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник күзәтүе узды. Аларның тышкы эстетик торышы канәгатьләнерлек  итеп танылды. 

    Комиссия әгъзалары, азык әзерләү техникасы әзерлегеннән тыш, машина-трактор паркының торышын,  хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне тикшерделәр.

    – Комиссия икенче көн эшли. Кичә Яңа Чишмәдә районында эшләделәр. Иң мөһиме сезнең һәр көнегез исәптә, шуңа күрә беренче чабуны бүгеннән үк башларга кирәк, – дип билгеләп үтте «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Маметов. - Хәзер барысы да бик тиз үсә һәм барлык комплекс эшләрен вакытында кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк. Үсемлекчелек белгече буларак, аны чәчүлек мәйданнары  

    һәм үсемлекләрнең ничек кышлавы һәм бүгенге көндә һәр хуҗалыкта нинди эшләр алып барылуы кызыксындырды.

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин ышандыруынча, бүген районның барлык хуҗалыкларында уҗымнарга карата яклау чаралары үткәрелә. Беренче чиратта бу чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы эшкәртүләр үткәрү. Шулай ук хуҗалыкларда чәчкечләр һәм сиптергечләр ярдәмендә бөртекле һәм техник культураларны тукландыру бара.

    Азык җыю техникасын кабул итү буенча комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, азык әзерләү сезонына әзерлек тиешле  дәрәҗәдә оештырылган, иң мөһиме, авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары сынатмасын һәм яшел конвейрны туктатмасын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: