Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иждивенецлары өчен югарырак пенсия алалар

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче яки көндезге бүлектә укучы студент балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүләрне гадәттәгедән зуррак суммада алырга хокуклы.

Әгәр дә иждивенцлар булуы турындагы документлар пенсия билгеләнгәннән соң тәкъдим ителгән икән, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүләр күләме, мөрәҗәгать иткәннән соң килгән айның 1 числосыннан кире исәпләнелә.

Картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре һәр иждивенецка билгеләнгән (әмма өчтән дә күп түгел) фиксацияләнгән түләүләр суммасының өчтән бер өлеше күләмендә билгеләнә. 

“Өстәмә түләүләр уку факты һәм иждивениегә бәйсез рәвештә балалар балигъ булганчыга кадәр билгеләнә. Әгәр бала көндезге уку бүлегендә укый икән – уку чоры дәвамында, әмма 23 яшькә җиткәнчегә кадәр генә“, – дип белдерде Аксубай ПФИ бүлеге җитәкчесе  урынбасары Светлана Яковлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев