Июнь аенда татарстанлыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә
12 һәм 24 июнь ял көннәре булачак.
Июнь аенда Татарстан халкын Россия көнен (12 июнь) һәм Җиңү Парадын (24 июнь) бәйрәм итү белән бәйле рәвештә кыскартылган ике эш атнасы көтә.
12 июнь быел җомгага туры килә, шуңа күрә Россия халкы 12-14 июнь көннәрендә ял итәчәк. Ләкин пәнҗешәмбе, 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Җиңү Парады көне, 24 июнь, чәршәмбегә туры килә. Ул ял көне булачак, әмма аңа кадәр булган эш көне кыскартылмый.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: архив ИА "Татар-Информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев