Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Июнь аена кадәр Татарстанда 23 дәүләт хезмәте электрон форматка күчәчәк

Бер ел эчендә 101 хезмәтне цифрлы форматка күчерү күздә тотыла.

2021 ел ахырына кадәр Татарстанда йөздән артык (шуларның 23е — 1 июньгә кадәр) дәүләт хезмәте электрон форматка күчерелергә тиеш.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министры Айрат Хәйруллин белдергәнчә, быел 1 июньгә кадәр 23 хезмәтне электрон рәвешкә күчерү күздә тотыла, шуларның 18е — 43 райондагы муниципаль хезмәтләр. «31 декабрьгә кадәр без 101 хезмәтне цифрлаштырырга тиеш, моның юл картасы бар инде», — дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру заявка бирү һәм хезмәт күрсәтү арасындагы вакытны сизелерлек кыскарту мөмкинлеге тудырачак. Шул ук вакытта, хезмәт күрсәткәндә кәгазь документлар әйләнешен киметү өчен урыннарда электрон система булдырырга кирәк.

Министр фикеренчә, Казанның бу өлкәдәге тәҗрибәсен республика районнарына да таратырга кирәк.

«Казан — цифрлаштыруда алдынгы төбәкләрнең берсе. Без мәгълүмати системаларны кабатламас өчен типлаштырылган муниципаль карарлар супермаркеты булдыра алабыз. Казанда чарланган механизмнарны республика районнарына трансляцияләү мөмкинлеге бар», — диде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министры.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев