Аксубаево
  • Рус Тат
  • Июнь ае печәне – иң кыйммәтле азык

    Район игенчеләре тупас һәм сусыл азык әзерләү темпын көннән-көн арттыра баралар.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 июньгә сезон башыннан алып берничә атна эчендә район буенча унбер мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән (бу - планлаштырылган күләмнең 17 проценты).

    Игенчеләр яхшы һава торышы факторын оста кулланалар – ике мең ярым тоннадан артык сыйфатлы печән (планның 16 проценты) төргәкләнгән. Әзерләнергә тиешле күләм - унбиш мең тоннадан артык.

    «Аксубай» агрофирмасында мең гектарга якын күпьеллык үләннәр чәчелгән. Терлек азыгы әзерләү эшен үзәк базаның механизаторлар үзәкләштереп алып бара. Беренче азык звеносы «Баланда» бүлекчәсенә җибәрелә. Терлек азыгын туплау урыны  терлекчелек фермасы янында урнашкан.

    Биредә бүген иң кызу вакыт. Бер-бер артлы автомобильләр, яшел йөк төягән тракторлар килә, алар берничә минутка үлчәгеч янына туктап торалар да, сенаж траншеясына ашыгалар. «Баланда» бүлекчәсендә сенаж салу өчен 240 гектар күпьеллык үлән мәйданы, печән әзерләү өчен 10 гектар чәчүлек җире каралган. 
    Механизаторлар яшел массаны бушатып китү белән мәйданчыкны тигезли, тыгызлый башлыйлар.

    Шулай итеп, сенаж салу эше туктаусыз бара. Көчәйтелгән тыгызлау нәтиҗәсендә азыкны тиешле кондициягә җиткерәләр. Технологияләр буенча, азык массасын җиренә җиткереп прессласаң гына массаны сыйфатлы, сусыл азыкка әверелдереп була һәм ул файдалы үзлекләрен, туклыклылыгын озак саклый ала.  
    Көн саен сенаж траншеясы 800 тонна сусыл азык белән тулылана.  

    Люцерна участогы Кәкре Күл кырында урнашкан. Аны чабуда Алексей Жарков катнаша. Бу -  җаваплы, намуслы хезмәтче. Үзенең тигез эш ритмы белән ул бөтен азык җыю комплексының өзлексез циклын тәэмин итә. 

    Аның исәбендә инде ике йөз гектардан артык чабылган мәйдан бар. Аның артыннан «Ягуар» һәм «Полесье»  да Геннадий Яманов һәм Константин Ильгузин килә. Алар печәнне ваклаталар һәм агрегатта урнаштырылган савытлардан яшел массага консервацияләү өчен кирәкле компонентлар өстиләр һәм транспортка төйиләр.

    Әзер  йөкне азык сараена тракторларда Айрат Рәүзетдинов, Александр Седов, Евгений Воронов, Николай Митрофанов, Борис Шишкин, КамАЗларда Айдар Кәбиров, Нияз Абраров, Юрий Захаров һәм Владимир Шишкин ташыйлар. Басудан килгән чималны  Инесса Лаук үлчи. Николай Симаков тракторы белән яшел массаны тыгызлап тора.  

    Июнь аенда, үләннәр чәчәк атарга җыенганда, анда барлык туклыклы матдәләр туплана, белгечләр фикеренчә, шуңа да ул иң кыйммәтле азык булып санала. Бер үк вакытта хуҗалыкта печән әзерләү бара. Печәнне Тәбрик Рәхмәтуллин белән Николай Крайнов чаба. Кипкән печәнне Вадим Анищенко теземнәргә җыя. Тәҗрибәле механизаторлар Евгений Муллин һәм Геннадий Матюшкин транспортка төяү  һәм печәнне эскертләү белән мәшгульләр. Бүгенге көнгә 60 тоннадан артык печән эскертләнгән инде. Бригадалар көйле һәм төгәл эшли.

    Төшке ашны һәм кичке ашны аларга эш урынына алып киләләр. Әзерләү барышын бүлек идарәчесе Хәлим Шәйдуллин контрольдә тота һәм мөмкин булган проблемалы ситуацияләрне хәл итә.

     - Быел үләннәр яхшы, тыгыз, – дип аңлатты ул. - Терлекләр өчен азык әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. 

     - Механикалаштырылган отряд намуслы эшли, максималь йөкләнеш белән, – дип билгеләп үтте механикалаштыру буенча инженер Госман Хисмәтов. - Сенаж салуны төгәлләгәннән соң, бу бүлек территориясендә азык звеносы Трудолюбово кырларына күчәчәк.

    Механизаторларның эш көне төгәл исәпләнгән: күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны тәмамлауга – берьеллык үләннәр чиратта тора. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: