Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иҗтимагый үзидарә авылга ярдәм итә

Казан Ратушасында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 390 нан артык территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсына 156 гариза керде. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Ильдеряк территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә бар. Ул республика конкурсында II урынны яулаган  өчен Диплом һәм территорияне алга таба үстерү өчен 500 мең сум күләмендә премия алды.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге өченче ел әлеге конкурста катнаша һәм әйтергә кирәк, бик уңышлы. 2015 елда җирле ТИҮ (ТОС) өченче урынга лаек булды һәм 430 сум акча отты. Бу акчага бик зур күләмле эш башкарылды: Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерделәр, спорт инвентарьлары сатып алдылар, мәгълүмати стендлар, баннерларны яңарттылар, үзешчән сәнгать коллективы өчен милли костюмнар сатып алдылар. 2016 елда иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә республика конкурсының өченче призеры булдылар.

Бу юлы Чуаш Енорускиносы авылы территориаль иҗтимагый үзидарәсе шундый ук суммага ия булды. Әлеге акчага балалар мәйданчыгы төзекләндерелде, җирле үзешчән коллектив өчен чуваш милли костюмнары комплекты, баян сатып алынды, Әфган сугышы ветераны Владимир Маркинга истәлекле такта ясадылар. Һәм менә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, абруйлы Иске Ильдеряк территориаль иҗтимагый үзидарәсе эшен бәяләп, конкурс комиссиясе икенче урынны билгеләде. Иске Ильдеряклыларның ярты миллион сум акчаны кулланыр урыннары бар.

– Беренче чиратта спорт мәйданчыгы яңартуны, тирәсен койма белән әйләндереп алуны таләп итә, – ди авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин. – Авыл музеена ремонт кирәк, спорт белән шөгыльләнү өчен инвентарьләр сатып алу күздә тотыла, кыскасы, авылда тормыш яхшырак, уңайлырак, кызыклырак, куркынычсызрак булсын өчен безгә күп эшләр башкарырга кирәк.  

Тулаем территориаль иҗтимагый җирле үзидарә хәрәкәтен алсак, бу - уртак предприятие эшендә сизелерлек көч. Безнең җирлектә территориаль иҗтимагый үзидарә зур эш башкара. Алар хакимият структуралары һәм халык арасында бәйләүче буын булып торалар, авылларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар. ТИҮ рәисе Михаил Данилов - авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырткан, актив гражданлык позициясе булган кеше.

Конкурс өчен материаллар рәсмиләштерүдә Михаил Пикмуллин әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә, алар тагын призлы урынга лаек булдылар. Димәк, алга таба да авылны төзекләндерү мөмкинлеге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев